Рәфкать Кәрами: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к викиләштерү
Юл номеры - 35:
 
1977—1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә элеккеге СССР Язучылар союзы каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта. Мәскәүдә уку, әдәби хәрәкәткә якыннан катнашу, каләмдәшләре белән даими аралашу аның иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә. 1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен матбугатта бастыра («Казан утлары», 9, 10 нчы саннар). Бу әсәр төзүчеләр турында автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була. Анда тормыш юлына әле генә аяк баскан яшьләрнең хезмәт эчендә, тәҗрибәле эшче-ветераннар кул астында чыныга, мөстәкыйль шәхес булып формалаша барулары тасвирлана. Трилогиянең икенче кисәге «Ашкыну» — 1982 елда, ә өченче китабы «Чыныгу чоры» исеме белән 1985 елда басылып чыга. Трилогиянең өч кисәге дә бергә тупланып бер төптә чыккан басмасы 1999 елда башкарыла.
Рәфкать Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, рухи һәм әхлакый каршылыкларны яшәүнең мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләр дә байтак. «Сагышлы кояш» (1983), «Ындыр тулы кибән» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987) повестьлары — шундыйлардан. 1992 елда әдипнең шуңа кадәр иҗат ителгән җиде повестен эченә алган «Ындыр тулы кибән» дигән зур җыентыгы басылып чыга. [[Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе|Татарстан Республикасының Милли китапханәсе]] уздыра торган «Ел китабы» конкурсында бу җыентык Өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
 
Р. Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре бар. Арада балаларга атап язган хикәяләр дә байтак. Әдип хикәяләренең байтагысы аның «Өзелгән чәчәк» исемле җыентыгында урын алган. Аерым хикәяләре рус, азәрбайҗан, кыргыз, хакас, казакъ, мари, мордва, чуваш һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.