Нияз Акмал: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү |
к викиләштерү |
||
Юл номеры - 32:
[[1986 ел]]да Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.
[[1987 ел]]ның декабреннән ул [[«Казан утлары» журналы]]ның проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучы ларының проза әсәрләре, шул җөмләдән [[Әмирхан Еники]]нең атаклы «Соңгы китаб»ы, [[Мөхәммәт Мәһдиев]]нең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Нияз Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирештеләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. [[1988 ел]]да [[Татарстан китап нәшрияты]]нда аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык [[Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе|Татарстан Республикасының Милли китапханәсе]] ел саен уздыра торган конкурста «иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.
Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, [[1989 ел]]да Нияз «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, [[1993 ел]]да «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, [[1999 ел]]да «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы, [[2004 ел]]да «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» дигән поэмалар, шигырьләр һәм балладалар китабы бастырып чыгарды, [[1995 ел]]да исә аның «Мәгариф» нәшриятында Кирам Сатиев белән берлектә язылган «Татар баянчылары» дигән белешмәлек китабы дөнья күрде.
|