Сугару: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Создано переводом страницы «Орошение»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 15:
Туфракның уңдырышлыгын максат итеп куйган су режимын яхшырту чаралары гидромелиорация дип атала. Гидромелиорация су режимын үзгәртүгә яки төгәл көйләүгә хезмәт иткән инженерлык гидротехник корылмалар төзү юлы белән алып барыла. Суга кытлык булган якта сугаруны гамәлгә ашыру өчен башта територияне <nowiki>''суландырырга''</nowiki> кирәк, чөнки сугаруга китәсе суны читтән китерү нәтиҗәсез һәм артык кыйммәт булыр иде. Суландыру өчен су табигый юллар белән китерелә, аны сугару максатларында кыенлыксыз тотарга була.
 
Сугару [[мелиорация]]<nowiki/>нең башка чаралары белән бергә кулланыла. Мәсәлән агроурманмелиорациясе саклау урман полосалары һәм кишәрлекләрен күздә тота. Бу юл белән микроклимат шартларын үзгәртеп була, чөнки урман утырту туфракта дым әйләнешен яхшырта <ref>Мелиорация земель, стр. 5</ref>. <div>Коры якларда туфракну дымландыру гына ярдәм итмәскә мөмкин, чөнки коры җилләр дымны алып китә, үсемлекләр сула. </div><div>Мелиорация төчеләндерү максатын да ку ала. Шундый юллар белән туфрактан зыянлы тозлар чыгарыла. Җылылык мелиорациясе, максат итеп культураларга җылы су сибүне куя.</div>
 
==Русиядә сугаруның бүгенге халәте=
[[Төньяк ярымшарында аномаль эсселек (2010)|2010 ел корылыгы]] Русия авыл хуҗалыгы сугару чараларына ихтыяҗны ачык күрсәтте. Корылык нәтиҗәсендә миллионнарча гектар уңыш югады. Экспертлар бәяләмәсе буенча, илдә корылыктан 25 меңнән артык аграр хуҗалык зыян күрде. Авыл хуҗалыгы 30 миллион тонна ашлык, 36 миллион тонна чамасы мал азыгын һәм 20 процентка кадәр яшелчәне алып җиткермәде. Эссе җәйдә барлыгы 13,3 миллион гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыкты. Бу — зыян күргән төбәкләрдәге барлык чәчүлек мәйданның 29 проценты дигән сүз.
 
Бу зыянга ясалма сугару мәйданнарының кимүе, Русиядә мелиорация тармагының әкренләп юкка чыгуы шартлар тудырды. Галимнәр фикеренчә, илдәге сөренте мәйданнарның 80 проценты дымга сусый, 10 процентында ул нормадан югары. Корылык нәтиҗәсендә ашлык культуралары җитештерү 35 процентка кимегән бер вакытта ясалма сугарылган мәйданнарда уңышның 12 процентка гына төшүе күзәтелде.
 
Соңгы егерме ел дәвамында мелиорация хезмәтен үстерү буенча Русиядә бер генә чара да күрелмәгән. Совет чорында, мәсәлән, [[Башкортстан]]да сугарылучы басу мәйданнары 150 мең гектардан арта иде. Мелиоратив инфраструктураны үстерү авыл хуҗалыгында мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “өстәмә яңгыр” корылмалары булган мәйданнар 20 мең гектардан артмый.<ref>[http://ktrb.ru/tat/news/knzk/4996.html Олег ТӨХВӘТУЛЛИН. Мелиорация яңадан аякка баса алырмы? 22.09.2011 - Көнүзәк. ]</ref>
 
Проблеманың асылы шунда: узган гасырның 70-80нче елларында ил күләмендә мелиорация хезмәтен үстерү максатында төзелгән корылмалар, нигездә, бүген гамәлгә яраксыз. Басудагы “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары гына түгел, җир астына салынган суүткәргеч торбаларның озынлыгы да елдан-ел кими.
 
Дөньяда аграр эшчәнлек алып баручы барлык илләрдә дә диярлек авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне сугару дәүләт тарафыннан финанслана. АКШ, Канада һәм Испаниядә, мәсәлән, мелиорация чыгымнарының 70-75 проценты дәүләт казнасыннан түләнә. [[АКШ]], [[Кытай]], [[Алмания]], [[Бөекбритания]] кебек илләрдә сугарылучы мәйданнар барлык сөрентеләрнең 35-80 процентын тәшкил итә. Русиядә ул иң тотрыклы елларда да 10 проценттан артмады. Әлеге вакытта бу күрсәткеч 5 проценттан азрак тәшкил итә.
 
== Примечания ==