Казылма ягулык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
фатлары
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 35:
 
== Табуы ==
 
[[Файл:Gulf_Offshore_Platform.jpg|right|thumb|333x333px|[[Мексика култыгы|Мексика култыгында]] нефть платформасы]]
''Нефть чыгару'' — нефь сәнәгатенең тармагы. [[Yefrat yılğası|Евфрат елгасы]] буендагы археологик казылмалардан билгеле булганча, биредә б.э. кадәр 6 000—4 000 ел элек нефть табыла башлый. Аны тирән булмаган уемнардан, чокырлардан җыялар. Ул ягулык буларак кулланыла, ә нефть битумнары — буалар салуда һәм юл төзелешендә кулланыла. [[Борынгы Мисыр]]да да нефть билгеле була, аны кулланып мәетләрне бәлзәмләгәнннәр. [[Борынгы Греция]] [[Плутарх]] һәм [[Диоскорид]] [[Каспий]] буе халкыларының нефтьне лампа мае итеп файдалану турында язалар.
 
XVI гасырда «янар су» Мәскәүгә [[Ухта (елга)|Ухта]] елгасыннан алып кайтыла. Җирле фин халыклары аны елга буеннан җыялар. XIX гасырның икенче яртысына кадәр нефть чистартылмаган көе кулланыла. [[1855 ел|1855]] елда Б. Силлиман керосин — лампа маен аерта. Элегрәк кое (шахта) алымы белән чыгарылса, XIX гасыр уртасында нефтьне боралау тишемнәре (скважина) алымы белән чыгара башлыйлар. Беренче сәнәгать (эзләнү) нефть тишеме Апшерон ярымутравында 1847 елда бораулана, эксплуатациядәге беренче тишем (скважина) <nowiki>[[Кудако]]</nowiki> елгасы буенда Кубаньдә 1864 елда бораулана. АКШта беренче нефть тишеме 1859 эшли башлый<ref>[http://www.oil-industry.ru/Hist_Journ/index.php?ELEMENT_ID=128526 "Хронограф нефтяного и газового дела. ]</ref>. Нефть ятмаларындагы катламга, катламда басым булып торсын өчен төче су куыла, суга соңрак иярчен нефть газы һәм нефть чыгуын арттыра торган төрле химик кушылмалар өстәлә. Коры җирдәге ятмалар саеккан саен, нефть платформалары ярдәмендә континенталь шельфтан чыгару алымнары камилләштерелә.
Нефтьне чыгару өчен, бораулау вышкалары төзиләр һәм тирән скважиналар бораулыйлар. Алар буенча җир астыннан нефть башта үзе күтәрелә, ә аннан соң аңа “булышырга“ туры килә. Моның өчен нефтьне зур насослар белән суырталар һәм махсус саклау урыннарына җибәрәләр.