Фәхрелислам Агиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4056839 (translate me)
к мәгълүмат яңарту
Юл номеры - 8:
|Псевдонимнар =
|Туу датасы = 12.03.1887
|Туу урыны = Тенишево авылы, {{Туу җире|Краснослободск өязе|МордовиядәПенза губернасында}}, (''[[Пенза губернасыМордовия]]'')
|Үлем датасы = 1938
|Үлем урыны = [[Мәскәү]], [[СССР]]
Юл номеры - 26:
 
==Тәрҗемәи хәле==
Ул [[1887 ел]]да [[ТамбовПенза губернасы]]ның [[Темников өязе]] [[Тенеш (Мордовия)|Тенеш]] авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, [[Харбин]]га китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, [[1905 ел]]гы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. [[1906 ел]]да Фәхрелислам Агиев [[Казан]]га килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, укытучылар мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. [[1908 ел|1908]]—[[1915 ел|1915]] елларда [[Казан]] шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре [[1907 ел]]дан башлап [[Казан]]да чыга торган [[Әл-ислах газетасы|«Әл-Ислах»]], [[«Әхбар» газетасы|«Әл-Әхбар»]] газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм [[«Аң» журналы|«Аң»]], «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.
 
Әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санап була. [[1913 ел]]ның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә балалар өчен [[Ак юл журналы|«Ак юл»]] исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган [[Бари Рәхмәт]], әдип [[Нәкый Исәнбәт]]нең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Фәхрелислам Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.