Юкә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 37:
 
==Хуҗалык әһәмияте==
Яшь юкә кайрысыннан кәрзин, башмак, чабата, бау үрәләр. [[1889 ел]]ны гына Русиядә 500 миллион пар [[чабата]] ясалган. Бер чабата өчен 3-4 яшь юкәне каезларга кирәк.<ref>[http://www.kramola.info/vesti/neobyknovennoe/kogda-pojavilis-lapti Когда появились лапти?]</ref>
30-50 яшьлек юкәләрнең кабыкларыннан мунчала алалар. Юкә кабыгын бер-ике ай тын елгаларда, буаларда, күлләрдә тоталар. Җебегән юкә кабыгыннан мунчала чыга. Мунчаладан бау ишкәннәр, чыпта сукканнар, чыпта капчык эшләгәннәр. Чыптаны салкын кермәсен өчен ишекләргә куялар, чыпта капчыкларга тутырып агач күмере ташыйлар иде.
 
Юкә — [[утын]] буларак җылылыкны аз бирә. Нәзек юкә бүкәннәр утынга тиз ярылса, ә юан юкәләр бик авырлык белән генә ярыла. Туры, ботаксыз юкә бүрәнәләрне төзелештә кулланырга була. Коры урында алар озак тора, ә юешкә, дымга бер дә чыдамый.
 
 
== Чыганаклар ==