Зәйтүн: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 22:
| grin = 25555
}}
'''Зәйтүн''', '''Аурупа зәйтүне''' (''O.europaea'') — [[зәйтүнчәләр]] (''Oleaceae'') гаиләлегенең, [[зәйтүн (ыруг)|зәйтүн]] (''Olea'') ыругы вәкиле. 3—4, кайвакыт 12 м га кадәр җитеп үскән агач. Ул үзенең озак яшәве белән башкалардан аерылып тора. Яфраклары каршыдаш урнашкан, гади, тар ланцетсыман. Чәчәкләре вак, куентыктагы себеркәчләрдә урнаша. Җимешләре — каты төшле җимеш. Аның мезокарпиенда 25—40% (кайчак 75% ка кадәр) [[зәйтүн мае|май]] туплана. Азык итеп һәм медицинада кулланыла торган прованс мае дип йөртелә торган иң яхшы сыйфатлы [[зәйтүн мае]] җимешләрне салкын пресслау нәтиҗәсендә алына. Җылытып кабат кысып чыгару юлы белән техник һәм янучан «агач маен» алалар. Зәйтүн җимешләре кеше туклануында тозланган һәм маринадланган хәлдә кулланыла.
 
Зәйтүн — нигездә [[Урта диңгез]] буе илләрендә киң таралган борынгы культуралы үсемлек. Зәйтүн ботагы күптәннән тынычлык символы булып санала. Хәзерге вакытта аны АКШ, Франция, Испания һәм башка Аурупа илләрендә киң үстерәләр. Шулай ук зәйтүнне [[Краснодар крае]]нда, [[Кырым]]да, [[Кавказ]]да да игәләр. Зәйтүннең 500 дән артык сорты бар. Аларның кайбер төрләрен ашханә сортлары буларак үстерәләр, икенчеләрен май алу өчен кулланалар. Зәйтүннең үзагачы авыр, кыйммәтле агач әйберләр ясауда кулланыла.
 
== Җимешләре==
Зәйтүн [[җимеш]]е — озынчы-түгәрәк формалы, озынлыгы 0,7 – 4 см, диаметры 1-2 см каты төшле җимеш, май сакланган сусыл җимеш тирәлеге белән.
 
Җимеш йомшагының төсе агач төренә кара аерыла: яшел, кара яки куе-шәмәхә төсендә, кайчакта куе балавыз куныклы. Төше каты, кытыршы. Җимешнең өлгерүе чәчәк атканнан соң 4-5 айдан. Зәйтүн агачы утыртылып 20 елдан соң уңыш бирә башлый. Ике елга бер чәчәк ата.
 
Зәйтүн җимеше уртача нәрсәдән гыйбарәт<ref>''Belitz H.-D., Grosch W.''. Lehrbuch der Lebensmittelchemie. — Berlin, 1995. — ISBN 3-540-55449-1.</ref>: