Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к 62.133.162.187 үзгәртүләре (бәхәс) Derslek юрамасына кадәр кире кайтарылды |
|||
Юл номеры - 26:
==Тәрҗемәи хәле==
Ул
▲Ул 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнвары) Башкортстанның Салават районы Малаязавылында мулла гаиләсендә туган. Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910 елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә Шәехзадә Бабич фатиха бирә. 1914-1916 елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.
Нәкый Исәнбәт туган якларындагы [[Таймый|Атау]], [[Тастүбә]], [[Үрге Кыйгы]] мәктәпләрендә татар телен укыта ([[1917 ел]]ның көзеннән, [[1920 ел]]ның җәенә кадәр), халык авыз иҗатын җыю белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).
|