«Каһвә агачы» битенең юрамалары арасында аерма

1788 байт добавлено ,  4 года назад
төзәтмә аңлатмасы юк
 
| ncbi =
}}
'''Каһвә агачы''' (''Coffea'') - мәңгеяшел үсемлекләр төреыругы. Күбесенчә зур булмаган, озынлыгы буенча 4 метрга кадәр агачлар. Агачлардан каһвә бөртекләре үсәләр.
 
Кофе ыругының Иске Дөнья тропикасында, нигездә [[Африка]]да үсүче 40 тере билгеле. [[Җир шары]]ның күп илләрендә үстерелүче аравия кофе агачы (''C.arabica'') зур икътисади әһәмияткә ия. Бу үсемлекнең туган иле — [[Эфиопия]]. Хәзер дә Абиссин тавының елга үзәнлекләрендә диңгез өсте тигезлегеннән 1000—2000 м биеклектә кофе агачы әрәмәлекләрен очратырга мөмкин. Бу—мәңге яшел куак яки 8—10 м биеклегендәге агач . Яфраклары тиречел, куе яшел. Чәчәкләре яфрак куентыгында урнаша, таҗы ак, озын көпшәле. Җимешләре кызыл яки кара-зәңгәр төстә, сусыл. Алар 2 эре, овал, кабарынкы, каты эндо-спермлы орлыклы. Җимеш тирәлегеннән аерылган орлыкларны (кофе бөртеген) кыздыралар, төяләр һәм шуннан безгә таныш эчемлек — [[каһвә]] әзерлиләр. Орлыклары үзәк нерв системасын ярсытучы, йөрәк эшчәнлеген көчәйтүче кофеин алкалоидына ия.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page328 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит328]</ref>
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Rq|stub}}
33 970

правок