«Сәйяр» битенең юрамалары арасында аерма

535 байт добавлено ,  5 ел элек
к
фото, мәгълүмат өстәү
к (Ajdar «Сәйяр» сәхифәсен Сәйяр юнәлтү аша үзгәртте: куштырнак кирәкми)
к (фото, мәгълүмат өстәү)
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Ырынбурда халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә [[Фатих Халиди]]нең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Ырынбурда татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә.
Ашказарский оештырган труппа [[Казан]]да, Мәкәрҗәдә ([[Түбән Новгород]]та) төрле спектакльләр куя. Труппага Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч иҗат мөмкинлекләре арта.<br/>
[[Файл:Труппа Сайяр.jpg|400px300px|thumb|right|«Сәйяр» артистлары, 1907-08 ел фотосы. ''Утырганнар'' (''у''): [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|Мортазин-Иманский]], [[БариБарый Болгарский|Болгарский]], [[Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|Гыйззәтуллина-Волжская]], Әхмәтова, [[Фәхрениса Сәмитова|Ф. Сәмитова]]. Басып''Басканнар'' торганнар(''у''): [[Нури Сакаев|Сакаев]], [[Габдулла Кариев|Кариев]]. [[1907]]-[[1908]]]]
==Габдулла Кариев җитәкчелегендә==
1907 елның августында Мәкәрҗәдә куелган спектакльләрне караучылар арасында [[Уральски]]дан килгән приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] та була. Бераздан коллектив аны труппаның җитәкчесе итеп сайлый.<br/>
1908 елда, [[Габдулла Тукай]] фатихасы белән театраль коллектив «Сәйяр» (ягъни «күченеп йөрүче») исемен ала.
 
==Казан чоры==
[[Файл:Сайяр 1.jpg|300px|thumb|right|«Сәйяр» труппасы: ''утырганнар (с)'' Заһидә Тинчурина, [[Габдулла Кариев|Кариев]], [[Әшрәф Синәева|Синәева]], ''артта (с)'' [[Нәфыйга Арапова|Арапова]], [[Гөлсем Болгарская|Болгарская]]. [[1917]]]]
1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. [[1911 ел]]ны труппа [[Шәрык клубы]] штатына алына.
 
1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда [[Татар дәүләт академия театры]] итеп үзгәртелә.
 
«Сәйяр» труппасында [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская]], [[Нури Сакаев]], Әхмәт Кулалаев, Г.Мангушев, [[Кәрим Тинчурин]], [[Габдулла Камал]], Сара Байкина, [[Зәйни Солтанов]], [[Фатыйма Ильская]], [[Нәфыйга Арапова]], [[Фәхрениса Сәмитова]], [[Әшрәф Синәева]] кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары җитешә.
 
==Чыганаклар==
* [http://tatar.org.ru/kurs/8-adabiyat/cyr_29.php Н. Хәбибуллина, X. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов Татар әдәбияты]
33 338

правок