Идел буе калкулыгы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Рельеф: clean up, replaced: нарат → нарат using AWB
Юл номеры - 28:
Калкулык палеоген чоры ахыры - неоген башында, юра, акбур һәм палеогенның диңгез утырмалары (балчык, комлык, акбур, трепель һәм диатомитлар) тупланган Сембер-Сарытау бөгелешен үз эченә алган тектоник күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Төньяк өлешендә Пермь токымнары (избисташ, доломит, гипс, мергельләр) үсеш алган, төньяк-көнбатыш өлеше дүртенчел чор бозлыгы белән капланган була. Җигүленең [[Алатыр елгасы]] бассейнында һәм Иделнең уңъяк ярында шәһәр тибындагы [[Кама Тамагы]] бистәсе тирәсендә Пермь системасының гипс һәм избисташларында карст күренешләре үсеш алган. Идел буеның [[Сембер]] һәм [[Сарытау]] тирәсендәге юра һәм түбән акбур балчыкларында көчле шуышмалар булгалый.
 
Идел буе калкулыгының төньяк өлеше - көрән урман туфраклы, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфраклы урман-дала зонасына, көньяк өлеше - типик кара туфраклы һәм каштан туфраклы дала зонасына керә. Территориянең күп өлеше сукаланган. Төньякта урыны беләнкиң яфраклы урманнар, палеоген һәм дүртенчел система комнарында - [[нарат]] урманнары сакланган.
== Һидрография ==
Иң зур елгалар: Иделнең уң кушылдыклары - [[Сыры]] (864 км), [[Зөя (елга)|Зөя]] (402 км), [[Тирескә (елга)|Тирескә]] (276 км) һәм Донның сул кушылдыклары - Медведица (692 км), Иловля (341 км).