Өстәл теннисы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Өстәл теннисы''' — популяр [[спорт]] уены. Ул көндәшләрнең ракетка ярдәмендә тупны теннис өстәленә аркылы тарттырылган сетка аша бер яктан икенче якка җибәрүеннән гыйбарәт. Уенны спортчыларның берсе башлап җибәрә. Тупны көндәше кире җибәрә алмаслык итеп [[өстәл]]нең каршы ягына юнәлткән спортчыга очко бирелә. Көндәшләр чиратлашып рәттән икешәр подача ясый. Һәр сет 11 очкога кадәр дәвам итә. Исәп 10:10 булган очракта чиратлашып берешәр подача гына ясала һәм сет көндәшләрнең берсе икенчесен 2 очкога уздрып җибәргәнче уйнала. Уеннар 3 яисә 4 җиңүгә кадәр үткәрелә.
 
Өстәл теннисы өчен бәргеч (''ракетка'') агачтан ясала, һәр ягына махсус җилем ярдәмендә [[резин]] материал ябыштырыла. Өстәл теннисы уйнау өчен шарчык целлулоидтан җитештерелә. Диаметры – 40 мм. Өстәл зурлыгы: 2740 мм (озынлыгы) х 1525 мм (киңлеге) х 760 мм (биеклеге). Ятмә биеклеге: 15,25 мм. Профессиональ ярышлар өчен мәйдан зурлыгы: 14 м (озынлык) х 7 м (киңлек) х 5 м (биеклек). Мәйдан 0,75 м биеклектәге махсус койма белән аерылып алына.
 
Өстәл теннисы – [[Җир шары]]нда иң популяр спорт уеннарының берсе. Бу уенны спорт залларында гына түгел, конторларда, башка ябык корылмаларда, ачык һавада да уйныйлар. Өстәл теннисы өчен өстәлләр паркларда, пансионатларда, ял йортларында һәм башка җәмәгать урыннарында урнаштырыла ала.