Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 43:
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
 
Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. [[Англия]]дә урман җирләренең 95 проценты кырылса, [[Италия]], [[Франция]], [[Испания]] кебек илләрдә бу табигать байлыгының 10-15 проценты кына калган.<ref name="ktrb.ru"/> Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач[[үзагач]] запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур [[янгын]]нар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.<ref>[http://drogganoye.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/154621.htm Сайрар кошларың белән матур син, урман!]</ref>
 
Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – [[янгын]]нар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар. Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады. Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына. Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.<ref name="Агачларда кеше язмышы"/>