Агач: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 12:
 
Биологик классификациядән башка агачлар бүтән билгеләр буенча да аерыла: ''җимеш агачлары'' ([[җимеш]]ләре белән кеше туклана), ''кыйммәтле'' ([[үзагач]]ы сәнәгать максатлары өчен файдаланыла), ''кораб агачлары'' ([[кораб]]лар төзүдә файдалана), ''тропик агачлар'' ([[ареал]]лары [[экватор]] тирәсендә урнашкан) һ.б.
 
==Агач төзелеше==
Бәбәкләрне һәм [[тамыр]]ларны — вегетатив органнар дип (латинча «вегетативус» — үсемлек), ә [[чәчәк]]ләрне, [[җимеш]]ләрне һәм [[орлык]]ларны репродуктив (латинча «репродуктио» — яңарту) дип йөртәләр.
 
[[Тамыр]]ның очы тамыр каплагы белән капланган, ул япма тукымадан тора, һәм бүленү зонасындагы күзәнәк­ләрне механик зарарланудан саклый. Бүленү зонасы­ның күзәнәкләре, тамырның барлык күзәнәкләренә башлангыч биреп, бертуктаусыз бүленәләр. Үсү зонасын­да күзәнәкләр бүленүләрен дәвам итәләр, шулай ук тамырның үсүен тәэмин итеп үсәләр. Суыру зонасында тышкы катлау күзәнәкләре үсентеләр — тамыр төкчәлә­рен барлыкка китерәләр. Алар [[туфрак]]тан су һәм мине­раль тозлар суыралар. Тамыр төкчәләре тамырның суы­ру өслеген йөзләрчә тапкыр арттыра. Тамырның үзәген­дә үзагачның үткәргеч тукымалары һәм [[юкәр]] урнашкан. Үткәргеч тукымалар аша — су һәм анда эрегән матдәләр, ә юкәр буенча органик матдәләр хәрәкәтләнә.
 
Юкәнең берьеллык сабаклары тышкы яктан тиречек белән капланган, вакыт узу белән ул бөкенең үле күзәнәкләре белән алмашына. Тиречек һәм бөке япма тукымага керә. Бөкедән соң кабык урнаша. Кабыкның эчке катлавы юкәр дип атала, аның составына органик матдәләр хәрәкәтләнә торган һәм сабакка ныклык бирүче күзәнәкләр керә. [[Камбий]] — ясалгы тукыманың тере күзәнәкләр катлавы, камбийның бүленүче күзә­нәкләре юкәргә һәм үзагачка башлангыч бирәләр. [[Үз­агач]] — сабакның төп өлеше, аның составына каналлар һәм җепселләр керә. Сабакның нәкъ уртасында үзәк урнашкан. Ул төп тукыма күзәнәкләреннән тора, анда туклыклы матдәләр туплана.
 
==Галерея==