Агач: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''Агач''' — үзеннән-үзе [[биеклек]]кә үсә торган, [[су]] һәм төрле [[минераль матдә|минераль]] һәм [[органик матдә|органик]] [[матдә]]ләрне төп һәм ян [[тамыр]]ларыннан алган, югарылыгы гадәттә 4-5 [[метр]] булган каты [[кәүсә]]ле, [[ботак]]лы ябалдашланып торган күпьеллык [[үсемлек]].
Агачлар берничә (гадәттә - дистәләрчә) [[ел]], кайвакыт исә - берничә [[гасыр]] яшәүче
Яфрак төре буенча агачлар [[ылыслылар]]га һәм яфраклыларга аерылып торалар.
Ылыслыларның барлык төрләре диярлек агачлар: [[нарат]], [[чыршы]], [[ак чыршы]], [[карагай]]. Себер [[тайга]]ларында гаять зур мәйданнарны карагай алып тора, ә көньяк районнарында һәм [[Урта диңгез]] буйларында [[кипарис]]лар һәм [[тиле нарат]] (''тис'') күпләп үсә. Ылыслылар каты, ылыс дип аталучы мәңге яшел энәсыман яки тәңкәле яфраклары белән, җимеш урынынына үсә торган күркәләре белән аерылып тора.
Күпчелек агаччыл төрләр — икеөлешлеләр, һәм алар дөньяның төрле почмакларында таралган. Алардан берише көз яфрагын коялар, берише мәңге яшел агачлар, аларның яфраклары ике-өч ел саен төрлесе төрле вакытта корый һәм яңаларына алмашына. Күпчелек тропик агачлар — мәңге яшелләр.
Киң яфраклы агачларның яфраклары киң һәм яссы, елга берничә тапкыр коелалар. Уңышлы серкәләнү нәтиҗәсендә аларның [[җимеш]]ләре барлыкка килә.
Биологик классификациядән башка агачлар бүтән билгеләр буенча да аерыла: ''җимеш агачлары'' (җимешләре белән кеше туклана), ''кыйммәтле'' (үзагачы сәнәгать максатлары өчен файдаланыла), ''кораб агачлары'' (корба төзүдә файдалана), ''тропик агачлар'' ([[ареал]]лары [[экватор]] тирәсендә урнашкан) һ.б.
==Галерея==
|