Никотин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 56:
}}
 
'''Никоти́н''' - [[пасленчалар]] (''Solanaceae'') гаиләлеге үсемлекләрендә, аеруча [[тәмәке (үсемлек)|тәмәке]]е, [[махорка]]да, бик аз күләмдә [[томат]], [[бәрәңге]], [[баклажан]], яшел [[борыч (яшелчә)|борыч]]та тупланучы [[алкалоид]]<ref>Алкалоидлар, (урта гасыр лат. alkali — селте һәм гр. eidos — төр), составында азот булган табигый чыгышлы органик нигезләр. Структур яктан күп төрлеләр, физиологик активлыкка ияләр. Алкалоид молекуладагы углерод азот каркасының төзелеше (пиридин, хинолин, акридин, изохинолин, хиназолин, фенилэтиламин һ.б. төркем, шулай ук стероидлы, колхицинлы, терпенлы һ.б. төркем алкалоидлар), сирәк очракта — филогенетик билгеләре (бер затка караган үсемлекләр составындагы матдәләр бер төркемгә индерелә) буенча классификацияләнә. Идел һәм Урал буе флорасы алкалоидлы үсемлекләргә бай: аютабан, камчат чәчкә, сөял үләне, елан көпшәсе һ.б. А. (морфин, кофеин, кодеин, пилокарпин, галантамин, папаверин, атропин, резерпин, эфедрин, аймалин һ.б.) медицинада, ветеринариядә кулланыла. Кайсыбер алкалоидлар – көчле агулар (аконитин, стрихнин, тубакурарин, гелиотрин һ.б.).Чыганак: [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/read/8-statya/692-alkaloidtar Башкорт энциклопедиясе {{ref-ba}}]</ref>
 
Никотин [[алкалоидлар]]ы шулай ук [[кока]] яфракларында бар. Никотин коры тәмәкенең[[тәмәке]]нең 0,3 - 5 % авырлыгын тәшкил итә, махоркада 2,2%. Никотинның [[биосинтез]]ы тамырда, ә никотин туплануы яфракларда уза. Никотин — көчле [[бөҗәк]]ләргә тәэсир итүче [[нейротоксин]] һәм [[кардиотоксин]]; шунлыктан элек [[инсектицид]] буларак файдаланылган.
 
Тәмәке төтененең составында 30лап химик матдәнең (никотин, аммиак, синиль кислотасы, исле газ, [[никель]], [[хром]], [[мышьяк]] һәм башкалар) никотин – иң куркынычы. Әлеге алкалоид тәмәкенең барлык төрләренә дә керә һәм 0,68-4,8 процент тәшкил итә. Кешене үтерү өчен аның 0,08-0,16 граммы (20-25 папирос) да җитә. Әгъзәләргә кергән никотинның бер өлеше бик тиз тарала, ләкин шул кыска вакытта да ул бар организмны агуларга өлгерә. Агулану беренче тапкыр тәмәке тартканда аеруча сизелә. Мондый чакта кеше хәлсезләнә, колак һәм баш шаулый, йөз агара, селәгәй ага, укшыта, йөрәк кага, хәтта аң югалтып егылырга мөмкин. Берничә тәмәке тартканнан соң, кеше аңа шулкадәр ияләшә ки: организмда үзгәрешләр башлана. Агулы матдә беренче чиратта үзәк нерв системасын, йөрәк-кан тамырларын зарарлый. Соңыннан башка әгъзаларга – үпкәгә, бавырга, ашказанына чират җитә. Әгәр бүлмәдә тәмәке тартучы бар икән, тәмәке төтене барлык кешене дә агулый. Аларның организмында да үзгәрешләр башлануы ихтимал. <ref>[http://www.vatantat.ru/salamatlek/page205.htm ВТ: Сәламәтлек. Вакытсыз картайма!]</ref>