Чәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 46:
Эшкәрткәндә бара торган химик процессларга карап, чәй берничә төргә бүленә: кара чәй — әлеге чәйдә [[оксид]]лашу нәтиҗәсендә зур үзгәрешләр була; [[яшел чәй]] — оксидлашканда, үзгәрешләр бик аз барлыкка килә. Нәтиҗәдә чәй яфрагындагы барлык файдалы матдәләр сакланып кала; кызыл чәй — бу чәйдә оксидлашу нәтиҗәсендә уртача үзгәрешләр бара. Ул үзенә кара һәм яшел чәй сыйфатларын берләштерә; сары чәй — оксидлашу нәтиҗәсендәге үзгәрешләр бары чәй яфрагын төргән вакытта гына бара.
 
Кулланыла торган чимал һәм эшкәртү технологиясенә бәйләнешле рәвештә чәйләрнең түбәндәге төрләре җитештерелә: бөртек чәй (''байховый'') — кара, яшел, сары һәм кызыл чәйләр; прессланган чәй — яшел кирпеч чәй, кара һәм яшел такта чәйләр, кара һәм яшел таблетка чәйләр; тиз эрүчән чәй (экстрагирланган) — яшел һәм кара чәйләрнең куертылган сыек яки коры сыгынтылары; пакетлы чәй — бер пешерерлек чәй, бик нык вакланган чәй 2—3 граммлап пакетларга тутырыла.
 
Чәйнең теләсә кайсы төре хушисләндерелергә мөмкин. Аның ике ысулы бар. Беренче ысул — кипкән чәчәкләр (ясмин, роза чәчәкләре Һ.6.), орлыклар (әнис орлыклары), тамырлар ([[ирис]], куркума) һ.б. белән табигый хушисләндерү. Икенче ысул — синтетик хушисләткечләр кушып, ясалма хушисләндерү. Яфрагын эшкәртү буенча чәйләр мондый төрләргә бүленә: гранула чәй (CT.C. — crush, tear and curl — вакланган, уылган, бөтерелгән), яфрак чәй һәм вак чәй. Халыкара классификациясе ягыннан яфрак чәйләрнең түбәндәге категорияләре була: Флаури Пеко (FP)1 — яшь ботакларның өске өлешендәге алтынсу типслары күп булган яфраклардан; Оранж Пеко (OP) — өстәге яшь ботакның беренче яфракларыннан (флешлардан); Пеко (P) — икенче яфраклардан; Пеко Сушонг (PS) өченче яфраклардан җитеш- терелә. Вак чәйләргә «Брокен» сүзе өстәлә. Мәсәлән, Брокен Оранж Пеко (BOP), Брокен Пеко (BP), Брокен Пеко Сушонг (BPS).<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page66 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит66]</ref>
 
Чәйнең сортын билгеләгәндә, экспертлар мондый параметрларга игътибар ителә: — чәй яфрагының тышкы кыяфәтенә; — тәменә һәм исенә; — төсенә; — пешкән чәй яфрагының төсенә. ГОСТ буенча букет, югары, беренче, икенче сортлы чәйләр җитештерелә.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page67 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит67]</ref>
 
==Чәйнең организмга тәэсире==