Яман шеш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к [[]]
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 53:
Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.<ref>[http://www.im-kazan.ru/news/32 “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”]</ref>
 
2014 елда онкология белән авыручыларның саны дүрт процентка артты, шуңа да карамастан уңай үзгәреш бар. Элек яман шеш авыруларын вакытында ачыклау 54 процент тәшкил итсә, хәзер ул 57 процентка җитте. Әлеге чир белән авыручы кешеләр озаграк яши башлады. 2014 нче елның азагына онкология белән учетта торучылар саны 85939 кеше исәпләнгән. ОнкологиянеңЯгъни Татарстанда һәр 45нче кешедә рак бар, дигән сүз. [[Онкология]]нең төрләренә килгәндә, беренче урында - тән тиресе рагы, икенче урында сөт бизләре рагы, өченче урында - калын эчәк.<ref>[http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-08-25/item/8702-respublikada-%D2%BB%D3%99rber-45nche-keshe-yaman-shesh-avyiruyinnan-integ%D3%99.html Республикада һәрбер 45нче кеше яман шеш белән авырый] </ref>
 
2013 елда Татарстанда яман шештән 6763 кеше үлгән булса, 2014 елда инде 6997 кеше вафат булган. Ел дәвамында ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган.
 
Үлүчеләр саны буенча 2013 елда Татарстан Русиядә 55нче урында иде. Ул елны республикада 100 мең кешегә яман шештән 176 үлем туры килгән булган. Ә менә 2014 елда 100 мең кешегә инде 182 үлем туры килгән.
 
Яман шеш төрләренә килгәндә, иң таралган чирләр түбәндәгечә:
# тире меланомасы – 12,5%
# сөт бизе шеше – 11,7%
# юан эчәк шеше – 10,8%
# простат бизе шеше – 10,3%
# үпкә шеше – 9,2%
# ашказаны шеше – 6,9%.
Хатын-кызларда иң күп таралган яман шеш сөт бизе белән бәйле – барлык очракларның 21,4%ы. Ир-атларда иң еш очрый торган рак – простат бизе: барлык орчакларның 20,7%ы.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/27289111.html Татарстанда яман шеш тарала]</ref>
 
== Искәрмәләр ==