Кием: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 11:
 
[[Евразия]]нең шактый кырыс шартларында киемнән башка тереклек итү мөмкин түгел: ул салкыннан һәм эсседән, [[яңгыр]]дан һәм [[кар]]дан, [[җил]]дән саклый; шул ук вакытта эстетик функция дә үти, ягъни кеше кием белән үзен тыштан берникадәр бизи дә.
 
==Кием тарихыннан==
Иң борынгы [[кеше]]ләр суыклар һәм салкын кышлар булмый торган җылы якларда яшәгәннәр, шуңа күрә аларга кием кирәк булмаган.Йөз меңнәрчә еллар үткән, борынгы кешеләр акрынлап Европа һәм Азиянең салкын илләрендә дә яши башлаганнар. Алар кырыс һәм салкын кышлардан саклану өчен кием-салым уйлап тапканнар.
 
Киемне җәнлек тиресеннән теккәннәр. Тиренең эчке ягын таш кыргычлар белән чистартканнар. Аннан соң тишекләр уеп, җәнлек сеңере белән теккәннәр. Соңрак
хатын-кызлар [[җеп]] эрләргә һәм тукырга өйрәнгәннәр. Алар җепне йорт хайваннары йоныннан яисә җитен һәм киндер сүсләрдән эрләгәннәр. Туку станогы да ясаганнар.
Кешеләр [[җитен]] һәм [[йон]] тукымадан тегелгән кием кия башлаганнар. Һәр милләтнең киемендә үзенә генә хас булган үзенчәлекләр булган.
 
Мәсәлән, татар халкының тормыш-көнкүрешендә XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башларында кием-салым иң үзенчәлекле һәм оригиналь бер өлкә булып тора. Аның формалашуына халыкның социаль-экономик, тормыш-көнкүреш һәм табигать шартлары, гасырлар буена килгән традицияләре, эстетик зәвыгы, шулай ук башка халыклар белән культура бәйләнеше дә йогынты ясаган. Идел буе татарларының киемнәрендә төрки кабиләләренең традицияләре билгеле бер дәрәҗәдә чагыла. Моңа төрки халыклар киеменең төп үзенчәлекләрен саклаган киң итәкле күлмәк, [[камзул]], [[бишмәт]], билле [[казаки]], туры билле [[чикмән]] һ.б.ш. күрсәтергә була. Хатын-кызлар өчен дә күлмәкне озын һәм киң итеп теккәннәр. Бу киемнәрнең барысы да затлы тукымалардан тегелгән.
 
==Киемгә таләпләр==
Строка 28 ⟶ 37 :
Җиңел кием – эчке кием өстеннән киелә торган әйберләр (итәк, күлмәк, чалбар, свитерлар).
 
Өске кием (яки кием-салым) - җиңел кием өстеннән киелә торган әйберләр (пальто, плащ, куртка, туннар).
 
Файдалану ягыннан киемне җилкәдән һәм билдән киелә торганга бүләләр. Җилкәдән киелә торган киемнәр – җилкәдә, ә билдән киелә торган әйберләр билдә, пута булырга тиеш урында эләгеп тора. Иң киң таралган, билдән киелә торган киемнәр – ир-атларда [[чалбар]], хатын-кызларда - [[итәк]].