КПССның Татарстан өлкә комитеты: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''КПССның Татарстан өлкә комитеты''' ({{lang-ru|Татарский областной комитет КПСС}}) – 1920–91 елларда ТАССРда иң югары фирка башкарма учреждениесе. РКП(б) ҮК Политбюросының ТАССР төзелү турындагы Декретны гамәлгә ашыру хакында 1920 нең 8 июнендә чыгарылган махсус карары нигезендә оештырыла. Карарда Татарстан республикасында барлык җаваплы хезмәткәрләрне билгеләү һәм аларны төрле урыннарга күчерү, ш.у. органнардагы вазифаларга кандидатлар күрсәтү РКП(б) өлкә комитетының гадәттән тыш хокукы дип билгеләп үтелә. Өлкә комитеты үзенең эшчәнлегендә КПСС Программасына һәм Уставына, фирка
СССР Конституцияләре буенча Коммунистлар фиркасе «хезмәт ияләренең коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшендә аларның алдынгы отряды» һәм хезмәт ияләренең барлык иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларының җитәкчелек итүче үзәге (СССРның 1936 елгы Конституциясе), Совет дәүләтенең «җитәкчелек итүче һәм юнәлеш бирүче көче» (СССРның 1977 елгы Конституциясе) дип игълан ителә. ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча республиканың иң югары закон чыгаручы органы — ЮС, иң югары башкарма органы — ХКС булса да, республикадагы барлык принципиаль мәсьәләләрне хәл итү хокукына фирка өлкә комитеты гына ия була. Дәүләт органнары җаваплы хезмәткәрләренең төп
1934 нең 27 мартында, ВКП(б)ның 17 нче съездының (1934 нең 26 гыйнвары — 10 феврале) фирка органнарын җитештерү-тармак принцибы буенча төзү турындагы карарыннан чыгып, өлкә комитеты бюросы өлкә комитеты аппаратында сәнәгать-транспорт, а.х., сов. сәүдәсе, мәдәният һәм марксизм-ленинизмны пропагандалау, җитәкче фирка органнары бүлекләре һәм махсус сектор оештыру турында карар кабул итә. ВКП(б)ның 18 нче съезды (1939 ның марты) күрсәтмәләре, ҮК Политбюросының союздаш республикаларның ҮКлары, крайкомнар, өлкә ком-тлары һәм шәһәр ком-тлары составында сәнәгать тармаклары буенча бүлекләр оештыру турындагы карары (1939 ның 29 ноябре) нигезендә, Татарстан өлкә комитеты составында оборона сәнәгате, транспорт (1939), алга таба — җиңел сәнәгать һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате (1940 ның 21 мае), авиация сәнәгате (1941), сәүдә һәм җәмәгать туклануы (1942), электр станцияләре, җирле ягулык сәнәгате, совхозлар, терлекчелек (1943), мәктәпләр, азык-төлек сәнәгате (1944) бүлекләре булдырыла. Бөек Ватан сугышы елларында, барлык көчләрне дошманга каршы көрәшкә юнәлтеп, фирка өлкә комитеты үз эшен тулысынча үзгәртеп кора. Өлкә комитеты үзгәртеп корыла, яңа бүлекләр оештырыла, пропаганда, оборона, авиация сәнәгатьләре, җиңел һәм җирле сәнәгатьләр, транспорт һәм элемтә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы буенча ВКП(б) өлкә комитеты сәркатиблары вазифалары кертелә. 1943 нең августында ВКП(б) ҮКның «Шәһәр комитетлары, өлкә комитетлары, крайкомнар һәм союздаш республикалар ҮКлары эшен оештыруны тәртипкә китерү турында» карары белән тармак сәркатиблары ин-ты бетерелә, бары тик 1 нче, 2 нче һәм 3 нче сәркатиблар, ш.у. пропаганда һәм кадрлар буенча сәркатиблар вазифалары гына гамәлдә калдырыла; сәркатибларның урынбасарлары вазифалары булдырыла, алар бер үк вакытта тармак бүлекләре белән җитәкчелек итәләр. ВКП(б)ның шәһәр һәм район ком-тларында да тармак бүлекләре оештырыла. ВКП(б)ның 1948 нең 25 октябрендә кабул ителгән «Өлкә комитетлары, крайкомнар һәм республикалар комфиркаләре ҮКлары аппаратларын үзгәртеп кору турында» карарыннан чыгып, 1948 нең 29 октябрендә өлкә комитеты алга таба үзгәртелә. Пропаганда һәм агитация, фирка, профсоюз, комсомол органнары, авыр сәнәгать, җиңел сәнәгать, а.х., адм., план-финанс-сәүдә, партколлегия бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы, нефть сәнәгате секторы (1949 дан) оештырыла. 1952 нең апрелендә Татарстан крайкомы төзелә, аның составына оештырылган Казан һәм Чистай өлкәләренең фирка оешмалары керә. 1953 нең апрелендә өлкәләр бетерелгәннән соң, крайком КПССның Татарстан өлкә комитеты итеп үзгәртелә. 1962 дә КПСС ҮК карары белән илдә җитештерү принцибы нигезендә фирка оешмаларын чираттагы үзгәртеп кору уздырыла. Өлкә комитеты бюросының 1962 ел 6 декабрь карарыннан чыгып Татарстан өлкә комитеты сәнәгать җитештерүе белән җитәкчелек итү (3 партком буйсынуында) һәм а.х. җитештерүе белән җитәкчелек итү (17 партком) буенча 2 өлешкә бүленә. КПСС ҮКның 1965 ел 4 гыйнвар карары нигезендә колхоз-совхоз җитештерү идарәләре үзгәртеп корылганнан соң, Татарстан өлкә комитеты составына оештыру-фирка эше, пропаганда һәм агитация, фән һәм уку йортлары, сәнәгать-транспорт, оборона сәнәгате, нефть һәм химия сәнәгате, җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә, төзелеш. а.х., адм. органнар бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы һәм фирка комиссиясе кергән яңа структурасы раслана. Алга таба өлкә комитеты структурасы аз үзгәрешләр кичерә: 1966 да махсус сектор гомуми бүлек итеп үзгәртелә, 1969 да мәдәният бүлеге, 1983 тә икътисад бүлеге оештырыла, сәнәгать-транспорт бүлеге 2 бүлеккә — сәнәгать, транспорт һәм элемтә бүлекләренә аерыла; 1981 дә җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә бүлегеннән сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге аерылып чыга.▼
1990 ның 30 августында ТАССР ЮС тарафыннан ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, 1990 ның 12 сентябрендә 42 нче өлкә фирка конференциясендә фирка өлкә комитеты КПССның Татарстан республика комитеты (рескомы) итеп үзгәртелә. КПСС рескомының 1990 ел 1 декабрь карары нигезендә өлкә комитетының структурасы үзгәрә — бүлекләр урынына оештыру-фирка эше һәм башлангыч фирка оешмаларын яңарту, идеология, иҗтимагый-сәяси берләшмәләр һәм хәрәкәтләр белән эшләү, социаль-икътисади сәясәт, аграр сәясәт мәсьәләләре буенча комиссияләр, эшләр идарәсе оештырыла. РФ Президенты Б.Н.Ельцинның РСФСР Коммунистлар фиркасенең тыелуы турындагы 1991 ел 6 ноябрь Указы чыкканнан соң, КПССның Татарстан рескомы үз эшчәнлеген туктата. Татарстан өлкә комитеты эшчәнлеге дәверендә 42 өлкә фирка конференциясе уздырыла.▼
▲1934 нең 27 мартында, ВКП(б)ның 17 нче
▲1990 ның 30 августында ТАССР ЮС тарафыннан ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, 1990 ның 12 сентябрендә 42 нче өлкә фирка конференциясендә фирка өлкә комитеты КПССның Татарстан республика комитеты (рескомы) итеп үзгәртелә. КПСС рескомының 1990 ел 1 декабрь карары нигезендә өлкә комитетының структурасы үзгәрә — бүлекләр урынына оештыру-фирка эше һәм башлангыч фирка оешмаларын яңарту, идеология, иҗтимагый-сәяси берләшмәләр һәм хәрәкәтләр белән эшләү, социаль-икътисади сәясәт, аграр сәясәт мәсьәләләре буенча комиссияләр, эшләр идарәсе оештырыла. РФ Президенты [[Борис Ельцин|Б.Н.Ельцинның]] РСФСР Коммунистлар фиркасенең тыелуы турындагы 1991 ел 6 ноябрь Указы чыкканнан соң, КПССның Татарстан рескомы үз эшчәнлеген туктата. Татарстан өлкә комитеты эшчәнлеге дәверендә 42 өлкә фирка конференциясе уздырыла.
== РКП(б)/ВКП(б)/КПССның беренче сәркатибләре ==
* [[Александр Таняев]] (август-декабрь 1920)
Строка 34 ⟶ 37 :
* http://guides.rusarchives.ru/browse/guidebook.html?bid=23&sid=319946
* http://www.tatar-history.narod.ru/drob.htm
* http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/кпссның-татарстан-өлкә-комитеты
[[Төркем:Татарстан тарихы]]
|