Кием: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 16:
Киемгә төрле таләпләр куела. Төп таләпләргә эстетик, гигиена һәм файдалану таләпләре керә. Эстетик таләпләр шуннан гыйбарәт: кием уңайлы, матур һәм модага тәңгәл килергә, киемнең төсе, фасоны һәм гомумән, стиле гармонияле булырга тиеш.
 
Гигиена таләпләре кеше [[организм]]ының нормаль эшчәнлеген тәэмин итү өчен куела. Кием-салымның төп бурычы – организмда җылылык алмашуның табигыйлегенә булышу, ягъни ул туңып китәргә дә, артык эсселәргә дә мөмкинлек бирмәскә тиеш. Билгеле бер [[климат]] шартларында кием [[дым]] сеңдерә, [[һава]] үткәрә, җылыны саклый ала торган булырга тиеш. Аннары кием кешегә иркен хәрәкәт итәргә комачауламаска, бөгәрләнмәскә, җиңел киелергә һәм салынырга тиеш.
 
Файдалану ягыннан куелган таләпләр. Киеп йөргән чагында кием деформацияләнә. Кеше хәрәкәтләнгән чакта киемнең кайбер урыннары кысыла,ышкыла. Тора-бара кием туза һәм инде аны киеп йөреп булмый башлый. Файдалану вакыты киемне ничек киюгә, тукыманың үзенчәлекләренә, сыйфатына һәм эшкәртү төренә бәйле була.