Касыйм Тәхау: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{язам|~~~~|}} '''Касыйм Тәхау''' (10.09.1925) — татар язучысы, фронтовик, журналист. ==Тәрҗемәи хәл== Касыйм…»
(аермасы юк)

4 окт 2015, 18:08 юрамасы

Касыйм Тәхау (10.09.1925) — татар язучысы, фронтовик, журналист.

Тәрҗемәи хәл

Касыйм Нуриәхмәт улы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак авылында алты балалы гаиләдә үскән. Иске Шөгер мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда – 1943 елның 6 гыйнварында армиягә алына. Моңарчы Кытай Республикасының бер өлкәсе дип саналган Маньчжуриягә җибәрелә. Чик буенда, хәрби бурычын үтәп, япон самурайларын тыеп тора. 1945 елның июнендә исә, комиссия узгач, минометчы Касыйм Иркутск хәрби авиация механиклары мәктәбендә укырга яраклы дип табыла. Таныклык алгач, (1947 елдан) Украинаның Чугуевтагы хәрби авиация училищесында механик вазифасында хезмәт итә. Иртәдән кичкә кадәр һавага күтәрелгән истребительләрнең төзеклеген кайгырта. Эшен тиешенчә башкаргач, ялга җибәрелә. Тукмактан әйләнеп килгәч исә, юлдагы солдатның киңәшенә колак салып, Казанга хат җибәрә. Үтенеч, ул еллардагы тәртип буенча, Гали Динмөхәммәтовка тапшырыла. Югары Совет Рәисе аның күчермәсен Мәскәүгә – СССР хәрби көчләр министры Александр Василевскийга юллый. Нәтиҗәдә шигырьләрен, язмаларын татар матбугатында бастырырга хыялланучы К.Тәхаутдинов 1949 елның августында Казанга – хәрби авиатехниклар училищесына күчерелә.

Очкычлар төзәтүче лейтенантның журналистлар сафына күчүе дә төрле маҗараларга урала. Максатка якынаю өчен, башта кичке урта мәктәп тәмамларга туры килә. Күп тапкыр рапорт язгач, ниһаять, 1956 елда хәрби хезмәттән җибәрелә. Әмма хәбәрчеләр сукмагына атлыгучы авиация механигына газета редакцияләрендә эш табылмый. Таныш-белешләре ярдәме белән Калинин исемендәге заводка фәкать станокчы булып кына урнаша. Монда сигез ай буе снаряд ясагый. Бераздан Казан дәүләт университетында, кешеләр һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына өлкән препаратор урын табыла.

Техникка медицина җиһазларын төзәтү, камилләштерү, яңаларын ясау бурычы куела. К.Тәхаутдинов бер үк вакытта читтән торып тарих-филология факультетының татар теле бүлегендә дә укый. Диплом алгач, 1962 елның җәендә, Социалистик Татарстан газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. 1990 елга кадәр әдәбият, сәнгать һәм уку йортлары, партия, совет, промышленность, төзелеш һәм транспорт бүлекләрендә эшли, җаваплы секретарь урынбасары була. Яңа ачылган Татарстан хәбәрләре газетасы редакциясендә, 1995 елга кадәр, өлкән хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы секретарь урынбасары вазифаларын башкара.

СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дипломы иясе (1973), Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1976), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Президент Минтимер Шәймиев тарафыннан автомобиль белән бүләкләнүче (2008) Касыйм Тәхау – 19 китап нәшер иткән каләм әһеле. Аларның җидесе – “Ай артыннан ай туа” (1977), “Табигать мизгелләре” (1982), “Каләмне штыкка тиңләп” (1990) , “Куян күмәче” (1997), “Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары” (2007), “Кондызлар илендә” (2010), “Өч әкият” (2015) Татарстан китап нәшриятында басыла. Калган уникесе авторның үз хисабына “Школа” басмаханәсендә дөнья күрә. Утызлап шигыренә композиторлар тарафыннан – ә алар арасында Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Заһит Хәбибуллин да бар – җыр языла. Шушы табышлары өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең “Шәрәфле язучы” таныклыгы тапшырыла.

Әлеге шигырьләр, хикәяләр, парчалар, әкиятләр, очерклар, мәкаләләр, повестьлар тупланмаларын кулга алсаң, алардан тиз генә аерылып булмый. Эчтәлек, вакыйга, шәхесләр игътибарны җәлеп итә.


Чыганаклар