Шикәр: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 29:
Сары шикәрнең күзләрне камаштырып торучы агына караганда өстенрәк булуы бәхәссез, ди белгечләр. Шулай да сәламәт кешеләр өчен аның көнлек нормасы, ак шикәрнеке кебек, 60 граммнан артмаска тиеш (моңа әле тагын ризыкларга кушылган "яшерен" шикәрне дә кертергә кирәк). Шикәр авыруыннан интегүчеләргә исә сары шикәр¬не дә бик сирәк кенә куллану рөхсәт ителә.
== Глюкоза ==
[[Глюкоза]] — шикәрнең бер төре; суда яхшы эри торган, тәме татлы (латинча «глюкос» — баллы), төссез кристаллик матдә. Табигатьтә ул үсемлекнең төрле өлешләрендә очрый. Үсемлекләрнең барлык өлешләрендә диярлек: җимешләрендә, тамыр, яфрак һәм чәчәкләрендә глюкоза бар. Глюкоза хайваннар һәм кеше организмында да бар. Кеше канында глюкоза микъдары 0,1 % чамасы.
== [[Фруктоза]] ==
== [[Лактоза]] ==
Лактоза (сөт шикәре) [[сөт]]тә була. Ул — аеруча туклыклы матдә. [[Гидролиз]] вакытында лактоза глюкозага һәм глюкоза белән фруктозаның изомеры булган галактозага таркала.
==Шикәр алмаштыргычлар==
Русиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый. Шикәрне кирәгеннән артык кулланучыларга [[кариес]], [[симерү]], [[шикәр диабеты]], [[гипертония]], [[атеросклероз]] һ.б. яный. Менә шул «шатлыкларны» булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 60—90 г гына шикәр ашарга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә. Тәмлетамакларга исә шикәр аналогларына күчәргә киңәш ителә. Шикәр аналоглары ике төргә: татлыландыргыч һәм шикәр алмаштыргычларга бүленә.
Шикәр алмаштыргычлар — [[сорбит]] (E420) һәм [[ксилит]] (E967) — табигый чималдан Ксилитның тәүлеклек норманы 40-50 граммнан арттырмаска киңәш ителә. Сорбитны тәүлегенә 30 грамм кулланырга ярый. Ул үт кудыру үзлегенә ия. Сорбит организмга кирәкле булган В1, В6 витаминнарын һәм биотин матдәсен “янга калдырырга” булыша, эчәклек микрофлорасын яхшырта, әлеге витаминнарны синтезлый. Әмма сорбит шикәргә караганда калориялерәк, димәк, ябыгырга теләүчеләргә ул ярамый. Күп кулланган очракта эч күперү, косасы килү кебек күренешләрне китереп чыгара.<ref>[http://www.vatantat.ru/index.php?a2pg=353 Балсыз тормыш күңелсез]</ref>
{{Commons category|Sugars}}
|