Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 78:
Шулай да, алдынгы татар сәүдәгәрләре үз рекламаларын татар газеталары булмаганлыктан, рус телле газеталарда бастырырга мәҗбүр булга, чөнки алар зур регионга таралып, күбрәк халык тарафыннан укылган.
 
Реклама һәрвакыт үзе иҗат ителгән чорның рухын чагылдыра, кешеләрнең көнкүреш мәшәкатьләрен тасвирлый, психологиясен ачып бирә. Мәсәлән, Хәлим Ахмеровның сәгать кибетенә рекламасы: «Хәлим Ахмеровның сәгать кибетендә төрледән төрле [[сәгать (корал)|сәгатьләр]]: стена, аш бүлмәсе сәгатьләре, төрле механизмлы кесә сәгатьләре, будильниклар, музыкаль тартмалар. Һәм Яңалык! Сәгать сукканда әтәч кычкыруын ишетәсегез килсә, безгә килегез! Печән базары. Сәйдәшев кибеты янында».<ref>[Казанский биржевой вестник. – 1888. – 1 январь]</ref>
 
Әлеге рекламаларда шул чорның көндәлек тормыш сулышы чагыла. Мәсәлән, сәүдәгәр Апанай кунакханәсенә реклама: «Шәһәребез кунаклары өчен иң уңайлы һәм кыйбат булмаган номерлар һәм мебельле бүлмәләр. Печән базары Мәскәү урамындагы кунакханәдә бер айга һәм бер тәүлеккә номерлар алу: бер тәүлеккә 20 тиеннән 1 сум 20 тиенгә кадәр; бер айга 4 сумнан 15 сумга кадәр. Номерда торучыларга уртак аш бүлмәсендә аш әзерләү мөмкинлеге бар. Атлар һәм экипажлар өчен уңайлы ишек алды бар. Номерларга су уздырылган.»<ref>[Казанский биржевой листок. – 1886. – 5 июнь]</ref>