Эквадор: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Мактанчык (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎География: clean up, replaced: тропик урман → тропик урман using AWB
Юл номеры - 41:
Файдалы казылмалар: [[нефть]], [[табигый газ]], алтын, [[көмеш]], [[күкерт]], ташкүмер, [[марганец]], [[бакыр]] һәм полиметалл рудалары. Климат Ориентеда экваториаль, Сьеррада тау-экваториаль, Костада субэкваториаль. Уртача айлык температура Китода (2800 м биеклектә) +13°С, көньякта +23°…+27°С. Еллык явым-төшемнәр саны 100 ммдан (көньякта) 6000 ммгача (Анд тауларының көнчыгыш битләүләрендә).
 
Эре елгалар: Гуаяс, Путумайо, Напо, Тигро. Территориясенең 75%ы урман (нигездә дымлы [[тропик урман]]). Урманнарда [[аю]], [[ягуар]], кыргый мәче, һ.б. сөт имезүче хайваннар яшиләр. [[Елан]], [[ташбака]], [[варан]], диңгез игуанасы, тимсах (крокодил), кошлар күп. Туфраклары көлсу-кызыл, тау-болын һәм аллювиаль.
 
Галапагос, Котопахи, Сангай һәм башка милли парклар бар.