Убыр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 3:
[[Миф]] буенча, убыр ешрак хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кеше- ''«[[убырлы карчык|убырлы кеше]]»''. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә түбәсе тишек, бу убырлы икән, диләр.
 
Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, уттан ясалган йомгак күк булып морҗадан очып чыгып, теләсә [[дуңгыз]], теләсә кара мәче, теләсә кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы әйләнеп кайта.
 
Мифка ышансаң, убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана. Убыр кешеләргә бик күп явызлыклар кыла. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык тидерергә бик ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик җиңел булмый. Убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.