«Шикәр» битенең юрамалары арасында аерма

4818 байт добавлено ,  5 ел элек
Шикәр җитештерү
к (Removing Link GA template (handled by wikidata))
(Шикәр җитештерү)
 
Ашарга яраклы барлык шикәрләр дә өч "кирпечтән" – [[глюкоза]], [[фруктоза]] һәм [[галактоза]]дан тора. Сахароза аш кайнату трактында глюкозага һәм фруктозага таркала, алар кан әйләнешендә катнашалар.
 
==Шикәр җитештерү==
Кайчандыр шикәрне шикәр камышыннан гына ясый торган булганнар. [[Шикәр камышы]] [[Һиндстан]]да, [[Кытай]]да һәм җылылык белән дым җитәрлек булган башка илләрдә үсә. Шикәр бик кыйммәтле һәм гаҗәеп ризык булып саналган. Бик күп илләрдә анын урынына [[өрәнге]], [[каен]] һәм [[юкә]]дән алынган татлы су, бал кулланганнар.
 
Шикәр камышын алыштырырлык үсемлекне бик озак эзлиләр, һәм бары тик 19 гасыр башында гына [[Русия]] белән [[Германия]]дә [[чөгендер]]дән шикәр ясый торган беренче заводлар төзелә. Хәзер бөтен дөнья¬дагы шикәрнең яртысына якынын шикәр чөгендереннән алалар.
 
Шикәр заводы янында шикәр чөгендерен автомашиналардан бетонланган тирән чокырга бушаталар. Көчле су агымы аны озынча зур бинага таба алып китә. Монда чөгендер машиналары патшалыгына эләгә. Бер машина аны чокырдан көрәп чыгара, икенчесе җылы суда юа, өченчесе озынча вак кисәкләргә турый. Чөгендер күпереп торган ак йомычка өеменә әйләнә. Транспортер йомычканы өсте ябылган түгәрәк бакларга алып керә, ә баклар аша бертуктаусыз кайнар су агып тора. Монда чөгендернең татлы суы чыга.
 
Йомычка ап-ак булса да, согы кара төстә. Хикмәт менә нәрсәдә: [[алма]] белән [[бәрәңге]]дәге кебек, чөгендердә дә һавада һәм суда карала торган матдәләр бар. Шикәр кара төстә булмасын өчен, соктан бу матдәләрне чыгарырга кирәк. Сокны чистартыр өчен, аны торбалар аша бик зур бакларга һәм аппаратларга куалар. Алар аша үтеп чыкканда, сок үтә күренмәле һәм чиста була.
Хәзер аның юлында берничә биек ак башня. Бу башняларда сокның артык суын парга әйләндерәләр; башняларга кергән сыек сок куе ширбәт булып агып чыга. Аны та¬гын бер тапкыр чистарталар, һәм соңгы ак башняда куе ширбәткә бик вак шикәр пудрасы өстиләр. Пудра бөртекләре ширбәт белән каплана, һәм саргылт кристаллар барлыкка килә. Бу вак кристалларны махсус машиналар юалар, киптерәләр; шулай итеп, шикәр комы әзер була.
 
Шикәр комыннан рафинад шикәр ясыйлар. «Рафинад» — «бик яхшы чистартылган» дигән сүз. Шикәр комын яңадан эретәләр, яңадан чистарталар һәм тагын безгә таныш булган кристаллар килеп чыга. Ан¬нан соң юеш ак шикәр комы автоматларга килеп эләгә. Бөтен яктан кысылган шикәр комы дүрт кырлы кисәкләргә тыгызлап оеша. Транс¬портер тасмасы өстендә бу кисәкләр мич аша үтәләр, анда кибеп, тагын да катырак булып китәләр. Аннан соң аларны тагын бер ста¬нок көтә, ул шикәрне тигез вак кисәкләргә турый, ә механик куллар рафинад шикәрне пачкаларга тутыра.
 
== Сәламәтлеккә йогынтысы ==
 
== Чыганаклар ==
* Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
* [http://tatar.org.ru/kurs/10-11-himiya/cyr_175.php ОРГАНИК ХИМИЯ Л.А. Цветков]
* [http://www.vatantat.ru/page8014.htm "Пычрагы" әйбәт]
33 970

правок