Пластмассалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 2:
[[Файл:Plastic household items.jpg|thumb|250px|right|Пластмассадан тулысынча яки өлешчә ясалган көнкүреш әйберләре]]
 
'''Пластма́ссалар''' (пласти́к ма́сса) яки '''пла́стик''' – [[полимерлар]] нигезендә ясалучы, җылытканда тиешле формага кереп, суытканнан соң шул форманы саклый торган [[Органик матдәләр|органик]] материаллар. Синтетик полимерлар нигезендә ясалган пластмассалар аеруча киң таралган.
 
Җитештерү масштаблары буенча алар полимер материаллар арасында беренче урында торалар. Механик ныклыгы зур, тыгызлыгы кечкенә, химик яктан бик тотрыклы булулары белән беррәттән, алар яхшы җылылык изоляторы, электр изоляторы үзлекләренә ия һ. б. Пластмассаларны арзан чималдан җитештерәләр, алар эшкәртүгә җиңел бирелә һәм алардан бик күп төрле әйберләр ясарга мөмкин. Болар барысы да халык хуҗалыгының барлык тармакларында һәм техникада, көндәлек тормышта аларның киң кулланылуын тәэмин итә.
 
Беренче пластмассаны инглиз металлургы Александр Паркс [[1855 ел]]да ясый. Паркс аны үзе хөрмәтенә «паркезин» дип атый, соңрак аны целлулоид атамасы кысрыклый. Паркезин [[азот кислотасы]] һәм эреткеч сыекча белән эшкәртелгән [[целлюлоза]]дан эшләнгән булган.
 
Пластмассалар җитештерү үсеше табигый пластик материаллардан (сумаладан ясалган сагыз, шеллак) башланды, химик яктан модификацияләнгән табигый материаллар белән дәвам итте ([[резина]], нитроцеллюлоза, коллаген, галалит), ахырдан тулысынча синтетик [[молекула]]ларга җитте (бакелит, эпоксид сумала, поливинилхлорид, [[полиэтилен]] һ.б.).
 
==Пластмасса төрләре==
Полимер сыйфатларына һәм үзле-агучан халәттән пыяласыман халәткә күчү характерына күрә пластмассаларны термопластларга һәм реактопластларга бүлеп йөртәләр.
 
* Термопластик полимерлар (мәсәлән, полиэтилен) җылытканда йомшаралар һәм бу хәлдә формаларын бик җиңел үзгәртәләр. Суынганда алар яңадан каты хәлгә кайталар һәм бирелгән форманы саклыйлар. Яңадан җылытканда алар тагын йомшаралар, һәм аларны икенче төрле яңа формага кертеп була һ. б. Термопластик полимерлардан җылыту һәм басым ясау юлы белән төрле әйберләр ясарга һәм, әгәр кирәк булса, аларны яңадан шул ук юл белән эшкәртергә мөмкин.
Юл номеры - 17:
 
== Пластик тамгалау системасы ==
Пластик калдыкларны утилизацияләү максатлары өчен [[1988 ел]]да махсус тамгалар һәм идентификация кодлары системасы уйлап чыгарылган. Пластик тамгалары өчпочмак формадагы өч уктан һәм аның эчендәге пластик төрен күрсәтүче саннан тора.
 
{| class="wikitable"
Юл номеры - 76:
 
==Кеше сәламәтлегенә йогынтысы==
[[АКШ]] галимнәре раслаганча, кеше [[организм]]ында табылган "пластик" матдәләрнең 80 проценты пластик тәрәзәләр, җиһазлар, ә иң күбе савыт-саба аша кергән. Зарарлы матдәләр савыттан ашамлыкка күчә. Полимерлар үзләре генә зыянлы түгел, аларны төрле технологик өстәмәләр, эретмәләр кушып ясыйлар, шулар кеше организмын агулый. Зарарлы матдәләр азыкны савытта саклаганда яки җылытканда бүленеп чыга. Әйтик, бер төрле пластикны [[микродулкынлы мич]]тә җылыту тыелса, икенче төрен юарга да ярамый. Мисал өчен: полихлорвинил – аның төп өлеше хлордан тора. Бу төр пластиктан эчемлекләр салу өчен шешәләр, косметика савытлары, бер тапкыр кулланылыштагы савыт-сабалар эшлиләр. Полимер берникадәр вакыттан соң зыянлы матдә бүлеп чыгара башлый. Ул шешәдән суга, тәлинкәдән ашамлыкка күчә һәм турыдан-туры организмга эләгә.
 
Пластик шешәләргә [[чәй]] яки исерткеч эчемлекләр салучылар да бар. Базарларда пластик шешәләрдә [[сөт]] яки май сатыла. Бакчачылар өчен биш литрлы шешәләр чиләк, канистр ролен үти. Ә кайберәүләр шул шешәләрне күтәреп, шифалы, изге су алырга йөри һәм суны айлар, еллар буе шунда саклый. Экспертлар фикеренчә, ул шешәләргә судан башка әйбер дә салырга ярамый һәм пластик [[савыт-саба]] бер тапкыр файдаланылганнан соң кабат кулланылырга тиеш түгел. Дөрес, шешә ябык вакытта, анда [[кислород]] кергәнче, пластикның зыяны юк. Ачкач кына шешә тотрыклы үзлеген югалта. Изге суларны пластик шешәдә түгел, пыяла савытларда саклыйлар. Аңа чәй яки [[алкоголь]] эчемлекләр дә салмагыз.
 
Пластик тустаганнар чыдамрак булсын өчен стабилизатор кушалар, мондый савытка [[чәй]] яки [[аракы]] салуга зарарлы матдәләр бүленеп чыга башлый. Җәйге кафеларда шашлык салу өчен кулланылучы полистирол тәлинкәләрнең дә зыяны бар. Тәмле ит, кетчупкитчүп белән бергә организмга агу да керәчәк. Пластмасса стаканнан аракы эчсәң, бөерләргә генә түгел, күзләргә дә тәэсире булачак. Пластик савытка майлы азык-төлек салып ашарга да киңәш ителми. Ул савытларны җылытканда зарарлы матдәләр бүленеп чыгу тагын да көчәя.<ref>[http://www.vatantat.ru/salamatlek/page841.htm Пластик савытлар арзан, әмма...]</ref>
 
== Искәрмәләр ==
Юл номеры - 89:
 
{{яхшы мәкалә}}
 
[[Төркем:Пластмассалар]]