Наилә Гәрәева: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
к гаиләсе турында мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 15:
| әти =
| әни =
| ир = [[Рәфкать Бикчәнтәев]], ''режиссер''<ref>Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004.</ref>
| ир =
| хатын =
| балалар = [[Фәрит Бикчәнтәев]] (''[[1962]]''), ''режиссер''
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат = {{Тукай бүләге}}
}}
'''Наилә Хәким кызы Гәрәева''' — [[Камал театры]] артисткасы. Татарстанның халык ([[1976]]), Русиянең атказанган ([[2010]]) артисты, ТАССР Г.Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты ([[1967]]).
 
Ул [[1940 ел]]ның [[18 ноябрь|18 ноябрендә]] [[Казан]]да Хәким абый белән Рәгъвә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Хәким абый хәрби чекист булып хезмәт итсә дә, музыка, театр, рәсем сәнгатенә һәм әдәбияткә бәйләнгән кеше була. Өендә бик бай китапханә булдыра. Гомере буе кинематография системасында эшләгән әниләре балаларын махсус [[музыка]] мәктәбенә укырга бирә. Рус мәктәбен тәмамлагач, Наилә [[Казан театр укуханәсе|Казан театр училищесына]] укырга керә.
 
Наилә Гәрәева сәхнәгә театр яшь актрисаларга мохтаҗ чагында килә. Беренче тапкыр [[1960 ел]]да [[Хәй Вахит]]ның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге яшьлек дәрте белән иҗат иткән 18 яшьлек Рәхилә роле белән үк театр йолдызына әверелә. Бер-бер артлы [[Чыңгыз Айтматов]]ның «Гүзәлем — Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы»нда – Зөбәйдә, [[Хәй Вахит]]ның «Рәхим итегез» пьесасында – Зәйтүнә образларын иҗат итә. [[Мәскәү]]дәге Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлаган бер төркем яшьләр кайтып төшкәндә, Наилә Гәрәева инде сәхнәдә ныклы, ышанычлы, кыю адымнар белән атлаучы танылган актриса була.
Юл номеры - 30:
Яңа образларны аңлап иҗат итәргә ярдәм биргән режиссер [[Рәфкать Бикчәнтәев]]ның үзе режиссерлык иткән һәр спектакльгә Наиләне үзен иркен тотучы “башкисәр” кыз рольләренә сайлый. Наилә белән Рәфкать кавышкач, [[1962 ел]]да [[Фәрит Бикчәнтәев|Фәрит]]ләре туа. Сәхнә гаиләнең бар вакытын алып торганлыктан гаилә нигезе какшый башлый, Рәфкать Бикчәнтәев Камал театрыннан киткәч, гаилә таркала. 15 ел дәвамында төп геройларны уйнап сәхнәнең үзәгендә торган Наиләнең иҗат эшчәнлегенә дә пәрдә “ябыла”, ул сәхнәдә үз урынын югалта.
 
[[Казан театр укуханәсе|Театр училищесын]] тәмамлап, югары режиссерлык белеме алу өчен [[Мәскәү]]гә юл тоткан улы Фәритнең труппага режиссер булып кайтуын зур түземсезлек белән көтә ана. Улы театрга режиссер булып кайткач, 7 ел буена иҗат бәхетен каплаган пәрдәләрне Наилә Гәрәева пыран-заран китерә. Сәхнәдә Пьер Бомаршеның “Шаушулы көн”ендә — Сюзанна, [[Туфан Миңнуллин]]ның “Шәҗәрә”сендә Сәлимә Сәетбәкова, Э. Де-Филиппоның “Гаугалы гаилә”сендә Мэли, [[Мансур Гыйләҗев]]ның “Бичура”сында Күршекәй булып яшәрә, яшьни, театр күгендә якты йолдыз булып тагын да югарырак атыла. “Әни килде” спектаклендә әни ролен уйнаганы өчен ул “1999 елның хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручысы” исеменә лаек була.
 
== Сылтамалар ==
* [http://forum.belem.ru/index.php?act=calendar&cal_id=1&code=showevent&event_id=192 Белем.ру]
* [http://www.kamalteatr.ru/actors/actorstat/104.html Г.Камал исемендәге театр сайты]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Тукай премиясе лауреатлары 1950-1960}}