Гариф Ахунов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
к гаиләсе турында мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 16:
| әни =
| ир =
| хатын = [[Шәһидә Максудова]]<ref>Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004</ref>
| хатын =
| балалар =[[Рәшит Ахунов]], [[Наилә Ахунова]]
| бүләк һәм премияләр = {{Тукай бүләге}} (1973)
Юл номеры - 23:
}}
'''Гариф Ахунов''', тулы исеме '''Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов''' ([[1925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябре]] — [[2000 ел]]ның [[4 июнь|4 июне]]) — [[Татарлар|татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, [[Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе]] лауреаты.
 
==Тәрҗемәи хәле==
Гариф Ахунов [[1925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] [[Кече Өчиле]] авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен [[1931 ел]]да кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше [[Казанбаш]] авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф [[1940 ел]]да Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, [[1946 ел]]ның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, [[1947 ел]]да аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, [[Казан дәүләт университеты|университет]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.