Мәгариф (журнал): юрамалар арасында аерма

895 байт добавлено ,  7 ел элек
к (викиләштерү)
'''Мәгариф''' – айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар [[журнал]]ы. Баш мөхәррире – Миргалимов Илдар Флүс улы.
 
Оештыручысы – “[[Татмедиа]]” ачык акционерлар җәмгыяте. Редакция Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан.
 
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул - укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф»не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар.
 
Журнал 1936 елның октябреннән — «Башлангыч мәк¬тәпмәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүгенге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә. Аның беренче саннарында ук укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укытучыларның белемен һәм педагогик осталыгын күтәрү мәсьәләләре киң яктыртыла. Мәктәпләрдә ана телен укыту, татар алфавитын, орфографиясен, терминологиясен камилләштерү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проблемалары үзәктә була.
 
XX гасырның 30 нчы елларында журнал битләрендә яңалифкә күчү, укый-яза белмәүчеләр һәм аз белемле кешеләр белән эшләү, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту, аерым фәннәрне укыту алымнарын камилләштерү, дәреслекләрне тотрыклы итү, мәктәпләрнең матди хәлен ныгыту һәм башка шундый җитди темалар күтәрелә.
Бүген «Мәгариф» журналы 10 меңгә якын тираж белән нәшер ителә. Аны Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яши торган күп төбәкләрендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр яздырып алалар, яратып укыйлар, эшләрендә кулланалар. Аны Бөтенроссия гомумтатар журналы дип тә әйтергә була.
 
Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше, мәсләге үзгәрми. Ул, чорыбыз белән бергә, сикәлтәле юллар үтте, әмма үз кыйбласына тугрылыклы булып калды. «Мәгариф» бүген дә халкыбызның тәрбия һәм сүз сәнгатенә, ана телебезгә, яшәү рәвешебезгә тугрылыклы булып кала, укытучыларга, тәрбиячеләргә мөмкин булганча педагогик-методик ярдәм күрсәтергә омтыла, алдынгы тәҗрибә мөнбәре булып тора, укыту-тәрбия эшендәге яңалык-үз-гәрешләрнеүзгәрешләрне, фән казанышларын үз вакытында яктыртып барырга тырыша. Журнал бүген дә яшь буынны заман таләпләренә җавап бирерлек белемле һәм тәрбияле итүдә әйдәп баручы көч булып тора, алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерүдә һәм киң җәелдерүдә, мәгариф сәясәтен формалаштыруда, белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Мәгарифне яңартып кору кысаларында «Мәгариф» дәүләт проектын гамәлгә ашыру, мәгарифне мәгълүматлаштыру, яңа технологияләрне киң пропагандалау, Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру, яшь буынны хезмәткә әзерләү, укытучыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, укучыларның сәламәтлеген ныгыту, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә ярдәм итү, «Мәгариф турында»гы Законның эчтәлеген тәфсилләп аңлату һәм укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлтелгән башка бик күп чаралар һәрдаим журналның игътибар үзәгендә торалар. Шуңа күрә дә аны татар мәктәпләре, балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен генә түгел, мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен иң кирәкле ярдәмлек, якын дус һәм киңәшче дип әйтергә тулы нигез бар.
 
Соңгы елларда журнал Мәгариф.РФ электрон журналын, "Мәгариф.Татар теле" кушымтасы кебек басмаларны гамәлгә куйды. Педагоглар әлеге басмалар битләрендә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
 
2015 елда "Мәгариф" журналы республика журналистларының "Бәллүр каләм" бәйгесенең "Татарстан Республикасының корпоратив, махсуслашкан массакүләм матбугат чаралары" номинациясендә җиңү яулады. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Легендар брендлар" бәйгесенең икенче турына үтте.
 
== Тышкы сылтамалар ==
Анонимный участник