Багамалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
[[Тулаем эчке продукт|Тулаем эчке продуктта]] авыл хуҗалыгы 2.1%, сәнәгать 7.1%, [[хезмәт күрсәтү]] тармагы 90.8%ны тәшкил итә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, Баһама утраулары экспорты 790 миллион [[Доллар|долларын]] тәшкил итә<ref>http://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/snapshots-of-nz/nz-in-profile-2014/main-trading-partners.aspx</ref>; төп партнерлар: [[Сингапур|Сингапур —]] 23.7%, [[АКШ|АКШ —]] 19.5%, [[Доминикан Республикасы]] — 13.4%, [[Эквадор]] — 9.8%, [[Канада]] — 5.4%, [[Гватемала]] — 4.4%.<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#bf</ref> Төп экспорт [[Тавар|таварлары]] — минирәл мәхсулатлар һәм тоз, хайваннардан хасил булган азыклар, [[ром]], химикатлар, [[Җиләк-җимеш|җиләк-җимешләр]] һәм [[яшелчәләр]].
 
Баһама утраулары экспорты 2.882 миллиард долларын тәшкил итә<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#bf</ref>; төп партнелар: [[АКШ]] — 29.9%, [[Һиндстан]] — 20.1%, [[Сингапур]] — 8.7%, [[Көньяк Корея]] — 6.7%, [[Кытай]] — 5.0%, [[Колумбия]] — 4.3%, [[Канада]] — 4.2% .<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#nzbf</ref> Төп импорт таварлары — машиналар, транспорт васитәләре, сәнәгый таварлар, химикатлар, минирәл ягулык; азык-төлек, тере хайваннар.
 
Әфлисүн, [[банан]], [[ананас]], [[манго]], [[помидор]], [[кыяр]], шикәркамыш, сизәл җитештерелә. [[Сарык]], [[МЭТ]], [[кәҗә]], [[дуңгыз]], өй кошлары асрала. Балык һ.б. диңгез җанварлары тотыла. Икътисади актив халкының яртысыннан күбрәге түристләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Зур Баһама утравындагы нефть эшкәртү заводы елга 25 млн. тонна нефтьне эшкәртә. Баһама импортының 85%ны чи нефть тәшкил итсә, экспортының 90% нефть мәхсулатларыннан гыйбарәт. Баһамаларда цемент һәм азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. Төп диңгез порты — Нассау.