Багамалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
 
== Тарих ==
Баһамаларның төп халкы индейләр булган. [[1492 ел|1492 елда]] [[Христофор Колумб|Х. Колумб]] экспедициясе Яңа Дөньяга барып җитеп, архипелагның көнчыгыш утрауларыннан берсенә төшкән һәм аңа Сан-Сальвадор исемен кушкан. Баһама индейләренең язмышы фаҗигале булган: [[испаннар]] аларның хемәтен [[Куба|Кубада]] һәм [[Һаити|Һаитидә]] руда чыганакларында кулланганнар. Инглизләр утрауны басып алганда (1629) бу җирдә халык булмаган. 1782 елда Баһамалар янә испаннар тарафыннан басып алынган, әмма [[1783 ел|1783 елда]] ул Англиягә колониясенә әйләнде. 17—18 гасырларда күп кенә инглизләр коллары белән бергә бу җиргә күчеп килгәннәр һәм плантация хуҗалыгын үстерә башлаганнар. Икенч бөтендөнья сугышыннан соң утрауларга туристлар ябырылып килә башлаган, 1964 елда Бөекбритания Баһамаларга эчке мөстәкыйльлек бирегә мәҗбүр булган. 1973 елдан — бәйсез дәүләт.{{rq|stub|image}}
 
== Икътисад ==
[[Тулаем эчке продукт|Тулаем эчке продуктта]] авыл хуҗалыгы 2.1%, сәнәгать 7.1%, [[хезмәт күрсәтү]] тармагы 90.8%ны тәшкил итә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, Баһама утраулары экспорты 790 миллион [[Доллар|долларын]] тәшкил итә<ref>http://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/snapshots-of-nz/nz-in-profile-2014/main-trading-partners.aspx</ref>; төп партнерлар: [[Сингапур|Сингапур —]] 23.7%, [[АКШ|АКШ —]] 19.5%, [[Доминикан Республикасы]] — 13.4%, [[Эквадор]] — 9.8%, [[Канада]] — 5.4%, [[Гватемала]] — 4.4%.<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#bf</ref> Төп экспорт [[Тавар|таварлары]] — минирәл мәхсулатлар һәм тоз, хайваннардан хасил булган азыклар, [[ром]], химикатлар, [[Җиләк-җимеш|җиләк-җимешләр]] һәм [[яшелчәләр]].
 
Баһама утраулары экспорты 2.882 миллиард долларын тәшкил итә<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#bf</ref>; төп партнелар: [[АКШ]] — 29.9%, [[Һиндстан]] — 20.1%, [[Сингапур]] — 8.7%, [[Көньяк Корея]] — 6.7%, [[Кытай]] — 5.0%, [[Колумбия]] — 4.3%, [[Канада]] — 4.2% .<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#nz</ref> Төп импорт таварлары — машиналар, транспорт васитәләре, сәнәгый таварлар, химикатлар, минирәл ягулык; азык-төлек, тере хайваннар.
 
Әфлисүн, [[банан]], [[ананас]], [[манго]], [[помидор]], [[кыяр]], шикәркамыш, сизәл җитештерелә. [[Сарык]], [[МЭТ]], [[кәҗә]], [[дуңгыз]], өй кошлары асрала. Балык һ.б. диңгез җанварлары тотыла. Икътисади актив халкының яртысыннан күбрәге түристләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Зур Баһама утравындагы нефть эшкәртү заводы елга 25 млн. тонна нефтьне эшкәртә. Баһама импортының 85%ны чи нефть тәшкил итсә, экспортының 90% нефть мәхсулатларыннан гыйбарәт. Баһамаларда цемент һәм азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. Төп диңгез порты — Нассау. 
 
== Искәрмәләр ==
{{Искәрмәләр}}{{rq|stub|image}}
 
{{Төньяк Америка дәүләтләре}}