Гади кыяр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к http://tatar_russian_new.academic.ru/9972/үникәл, replaced: уникаль → үникәл using AWB
Юл номеры - 24:
Кыяр иң аз калорияле яшелчә санала. 100 грамм кыяр йомшагында барысы 15 ккал. Аңарда май бөтенләй юк. Аның каравы сыеклыкка бай: ул 95-98 процент судан гына тора. Кыяр эчәклек эшчәнлеген көйли, [[организм]]нан начар [[холестерин]]ны чыгара. Юан эчәклектә [[яман шеш]] авыруын булдырмый калырга да ярдәм итә.
Түтәлдән яңа гына өзеп алынган кыяр калий чыганагы да булып тора. Калий кан басымын төшерә. [[Калий]]га һәм [[су]]га бай булуы аркасында, кыяр сидек кудыру үзлегенә дә ия. Кыяр белән туклану [[бөерләр]] эшчәнлеген яхшырта.
Составындагы витаминнарга килгәндә, аңарда К витамины күп: 100 грамм кыярда – 17 мкг. К витамины сөяк тукымаларын ныгытуда, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Болардан тыш кыярда уникальүникәл антиоксидантлар да бар: бета- һәм альфа-каротин, С витамины, зеаксантин һәм лютеин. Әлеге табигый кушылмалар организмны картаюдан һәм төрле авыруларны якынайта торган ирекле радикаллардан саклый.
 
Кыяр файдалы яшелчә дип әйтеп үттек, әмма аның тозлысында витаминнар һәм антиоксидантларның югалуын да истән чыгармагыз. Аны шулай ук кабыгыннан да чистартырга кирәкми. Кыяр кабыгында минераллар, клетчатка һәм фитохимик матдәләр бар.