Рифкать Исрафилов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
Айсар (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Рифкать Вәкил улы Исрафилов'''; [[1941 ел]]ның [[6 август|6 августы]], [[Яңа Мөслим]] — театр режиссеры, РСФСР халык артисты. Оренбург драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе. Рәсәйнең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/kyltyra-i-iskysstvo/2325.html Уфага Ырынбур театры килә]</ref>
==Тәрҗемәи хәле==
Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны [[Олы Ака]] урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта [[Чиләбе өлкәсе]]нең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны [[комсомол]] райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пионер лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.