Әлмәт таңнары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 2:
| исем = «Әлмәт таңнары»
| оригиналь исем =
| рәсем = [[Файл: Elmet tannary.jpg|230px]]
| имза =
| төр =
Юл номеры - 22:
| язылу индексы = 16102
}}
'''Әлмәт таңнары''' — [[Әлмәт районы|Әлмәт муниципаль районы]]ның рәсми басмасы. Атнага ике тапкыр чыга. Җомга саны төсле итеп, 20 полосада чыга.
 
1990 елга кадәр районда «Знамя» газетасының дубляжы – “Хезмәт байрагы” чыгып килә. 1990 елда Әлмәттә [[Татар иҗтимагый үзәге]] бүлеге төзелде һәм аның карары, калабыз һәм районыбызның татар милләтеннән булган халкы теләге белән мөстәкыйль татар газетасы “Әлмәт таңнары” туды. Беренче мөхәррире – язучы [[Әсгать Сәлах]] (1990-99)
 
Әлмәт шәһәр партия комитеты карарында: “Мөстәкыйль татар газетасын шәһәр һәм район оешмалары резервы хисабына финансларга”, диелгән иде. Газетаның беренче мөхәрриренә, газета чыга башлаганчы ук, аннан соң да ел буе бер җитәкчедән икенчесенә кул сузып, ярдәм сорап йөрергә туры килде. “Әлмәт таңнары” чыга башлау белән халкыбызның сөенеп, кызыксынып укый торган басмасына әверлде. Беренче елда аның тиражы 4380 гә, икенче елда 7448 гә җитте.
 
1999 елда Әсгать Салаховтан мөхәррир вазифасын Гөлгенә Кәримова кабул итеп ала.
Газета 2008 елга кадәр шәһәр һәм район карамагында иде, ә аннан соң барлык районнардагы басмалар, шул исәптән "Әлмәт таңнары" да "[[Татмедиа]]" җәмгыяте канаты астына күчерелде. 2012 елның II яртыеллыгыннан газетаны "Знамя труда" газетасы белән бер филиалга (директоры Сәрия Исхакова) берләштерделәр. Газета укучылар арасында рус гәҗите тәрҗемәсенә әйләнмәс микән дип шөбһәләнүчеләр дә булды. Без һаман да моннан 25 ел элек тоткан кыйблабыздан тайпылмыйча, мөстәкыйль газета булып чыгуыбызны дәвам итәбез. 2012 елда газетага баш мөхәррир итеп Гөлназ Гыйззәтуллина билгеләнә.
 
"Татмедиа" АҖ составындагылар арасында иң яхшы район басмасы булып исәпләнә. 2014 елгы нәтиҗә буенча ул «Ел лидеры» булып танылды.
 
== Чыганаклар ==