Нефть: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
[[Җир шары]] юшкын [[сүрү]]ендә таралган. Күпчелектә нефть судан җиңел. 1 тонна нефть су өстендә 12 км пленка хасил итеп җәелә. Нефть суда эреми, ләкин бензол, хлороформда тиз эри.
 
Нефтьнең составы: [[углерод]] - 80-87%, [[водород]] - 10-14%, [[кислород]] – 3%, [[күкерт]] – 5%, азот – 2%. Сумала һәм [[асфальт]] матдәләре кебек югары молекуляр төзелешле кушылмалар да керә. Нефть шундый йөзләрчә кушылмалардан тора. Нефть янганда 37-49 МДж/г җылылык аерылып чыга. Нефть составына кергән күкерт һәм аның кушылмалары зарарлы, алар [[металл]]арда коррозия китереп чыгара.
 
Нефть - мөһим [[файдалы казылмалар]]ның берсе. Табигатьтә нефтьнең 4 группасы табыла: метанлы, олеинлы, нафтенлы, ароматик. Иң күп [[бензин]] чыга метан нефтендә. Нефть белән бергә [[иярчен газ]] да чыгарыла, ул еш кына нефтьтә эрегән була. Иярчен газ составына этан, пропан, бутан, пентан кергәнлектән ул химия промышленносте өчен яхшы чимал.
Юл номеры - 25:
 
Нефтьне эшкәртү һәм нефтехимия 500 төрдәге продукт бирә.
- парафин, вазелин, каучук, пластмасса, парафиннан азык аксымнары һ.б. Иярчен газдан алынучы продуктлар: [[этилен]]нан [[этил спирты]], растворитель, [[пластмасса]]; бутадиен - растворитель; пропилен - [[пластмасса]], бутен - синтетик каучук.
 
==Нефть продуктлары==
Нефть — төрле молекуляр массалы һәм төрле температураларда кайный торган углеводородлар катнашмасы булганлыктан, аны куып төрле фракцияләргә (дистиллятларга) аералар. Ә алардан 40 тан алып 200 °С ка кадәр температура интервалында кайный торган C<sub>5</sub>—C<sub>11</sub> углеводородларыннан торган [[бензин]]; 150—250 °С температурада кайный торган C<sub>8</sub>—C<sub>14</sub> углеводородларыннан торган [[лигроин]]; кайнау температурасы 180—300 °С булган C<sub>12</sub>—C<sub>18</sub> углеводородларын эченә алган [[керосин]], ә аннан соң газойлъ алалар. Болары нефтьнең үтә күренмәле продуктлары дип йөртелә.
Бензин пешкәкле двигательле автомашиналар һәм [[очычлар]] өчен ягулык итеп файдаланыла. Ул шулай ук майларны, каучукны эретүче итеп, [[тукыма]] һ.б. чистарту өчен кулланыла. Лигроин [[трактор]] ягулыгы булып санала. Керосин — трактор, реактив очкыч һәм [[ракета]] ягулыгы. Газойлъ [[дизель ягулыгы]] сыйфатында кулланыла.
 
Нефтьне куып, үтә күренмәле продуктларны аерып алгач, үзле кара сыеклык — [[мазут]] кала. Мазутны өстәмә рәвештә куып, автотрактор, авиация, дизель һәм башка төр техниканы майлау өчен майлар алалар. Өстәмә куып, майлар алудан тыш, химик эшкәртү юлы белән мазуттан бензин да алалар, шулай ук казан установкаларында сыек ягулык итеп тә файдаланалар.
 
== Моны да карагыз ==
Строка 31 ⟶ 37 :
 
==Чыганаклар==
* Органик химия / Л. А. Цветков. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 10-11нче сыйныфлары өчен дәреслек.
* “Кара алтын – туган ягыбыз хәзинәсе”. Татарстанның нефть промышленносте. 9 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе. Авторы - география укытучысы Гыйльфанова Э.Р.