Татарлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 95:
Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. [[Ауразия]] кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.
 
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә [[Үзбәкстан]]да татарлар күп — 656 601 кеше, [[Казакъстан|Казакъстанда]] 331 151, [[Украина]]да 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә [[Кырым татарлары]] керми. Соңгы елларда алар [[Урта Азия]] республикаларыннан, ягъни [[1944 ел]]да сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Украина составына керә.
 
Татарлар ерак чит илләрдән [[Төркия]]дә, [[Румыния]]дә, [[Польша]]да, [[Кытай]]да, [[АКШ]]та, [[Финляндия]]дә, [[Австралия]]дә, [[Япония]]дә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Юл номеры - 104:
=== Милли киемнәр ===
{{Төп мәкалә|Татар милли киемнәре}}
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
 
== ДНК генеалогиясе ==