Анисим Асламас: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
к →‎Иҗаты: мәгл
Юл номеры - 32:
== Иҗаты ==
[[Файл:Анисим Асламас.jpg|350px|thumb|right|Анисим Асламас]]
15 яшендә [[Фёдор Тютчев|Ф. Тютчев]] сүзләренә «''Язгы сулар''», «''Язгы күкрәү''» романслары яза. [[Бөек Ватан сугышы]] фронтларында каһарман сугышчыларга багышлап, «362- Кызыл байраклы дивизия җыры» , «Фронт пешекчкләре триосы», «Сөеклемә хат» әсәрләрен язды. [[Бөек Ватан сугышы|Сугыш]] темасына соңыннан «''Өзелгән вальс''» операсын иҗат итте. Яшь тамашачы театры өчен 15 спектакльгә («''Өлгергәнлек аттестаты''», «''Кыз әтисен эзли''», «''Суворовчылар''», «''Алексей Пешков''», «''Кыек'' ''көзгеләр патшалыгы''», «''Ярлылык гөнаһ түгел''» Һ.б.) музыка язды. [[Мәскәү]]дә укыганда «''Икенче'' ''квартет''», «''Фортепиано белән оркестр өчен икенче концерт''», «''Җөмһүрият өстендә кояш балкый''» кантатасы, [[Константин Иванов|К. Иванов]] сүзләренә «''Шагыйрь истәлегенә''» вокал-симфоник поэмасы («''Нарспи һәм Сетнер''» балеты ([[1976]]) итеп үстерелә). Диплом эше - «''Айдар''» (''Изге имәнлек'') операсы[[опера]]сы [[Чуаш дәүләт опера һәм балет театры]]нда зур уңыш белән бара<ref>[http://opera21.ru/list.php?c=istorija Театрның рәсми сайтында]</ref>.
 
А. Асламас, халык җырларын өйрәнеп, [[Чуашстан]], [[Татарстан]], [[Башкортстан]], [[Самара өлкәсе]], [[Сембер өлкәсе]] [[чуаш]]лары янына [[фольклор]] экспедицияләренә чыга. 100 халык җырын эшкәртеп, җыентык чыгара. Җыр китаплары: «''Яшьлек''», «''Шатлык җырлары''», «''Тыныч тормыш өчен''», «''Идел ярларында''», «''Ягымлы ягым, чуаш'' ''ягым''», «''Җырым минем- язмышым минем''» . Оркестр өчен һәм камера-инструметаль музыка иҗат итә: Симфония, фортепиано һәм оркестр өчен «''Чуаш рапсодиясе''», оркестр һәм гобой өчен концерт, «''Борынгылар җыры''» ([[1967]]) инструменталь пьесалары. Космонавт [[Андриян Николаев|А.Г. Николаевка]] багышланган «''Космос бертуганнары вальсы''», «''Космос'' ''симфониясе''» ([[1975]]) иҗат итте.