Гален: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 72 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q8778 (translate me)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: архитектор → мигъмар using AWB
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Гален''' ({{lang-el|Γαληνός}}) - антик чор [[медицина|табибы]]. Аның исемен '''Клавдий Гален''' ({{lang-la|Claudius Galenus}}) итеп язу [[Яңарыш]] чорында пәйда булган, бүген бу '''Cl.''' кыскартмасының ялгыш уку дип исәпләнә<ref> Античная философия: Энциклопедический словарь. М., 2008. С. 250 </ref>.
 
== Гаилә хәле ==
Гален танылган җир биләүче, архитектормигъмар гаиләсендә туа. 14 яшендә философик мәктәпкә керә, шунда стоикларны, платоникларны, перипатетикларны һәм эпикурчыларны өйрәнә. 16 яшендә аны [[медицина]]ны өйрәнергә җибәрәләр: башта Пергамда, аннары Смирна, Коринф, [[Афина]] һәм [[Александрия]]дә.
 
=== Табиблык практикасы ===
[[157 ел]]да Гален Пергамга әйләнеп кайта, анда аны шундук театрга баш врач итеп куялар. Биш ел эчендә ул тамашада катнашкан ике җәрәхәтләнгән актерның гына гомерен саклап кала алмый, калганнар бөтенесе дә исән кала. Аңа кадәр эшләгән белгеч пычагы астында 60 гладиатор вафат була. Ул шулай ук Пергама асклепионында эшли. Шуның өстенә медицина өлкәсендәге Гален 434 хезмәт авторы буларак таныла.
 
=== Теоретик медицина ===
Галенның философик күзаллаулары [[Платон]] һәм [[Аристотель]] идеяләре тәэсирендә формалашкан. Аристотельдән ул табигатьтә бар нәрсәнең үз урыны, үз максаты була дигән фикерне отып алды. Шуннан чыгып Гален тәндәге барлык әгъзалар нинди вазифалар башкаруы турында китап яза. Платонның пневма һәм җанның өчтә бергәлеге идеясен алып, ул кешенең җанын мидә, [[бавыр]]да һәм карынчыкта яши дип саный. Барлык кан тамырларының башы – биш өлештән торган бавырда табигый пневма яши. Барлык яшәү процессларын ул пневмага әйләнгән материаль булмаган көчләр белән аңлата: нервылар рухи көч китерә, бавыр [[кан]]га табигый көч бирә, пульс - пульс бирә торган көчтән барлыкка килә.
Үзенең клиник хезмәтләрендә Гален кайчакта 4 элемент турында сүз йөртә: һава, су, җир, ут. Ешрак – 4 сыеклык турында һәм 4 халәт турында: корылык, дымлылык, салкын һәм җылылык. Аның фикеренчә тәннең һәр хәрәкәте, һәр гамәлендә ниндидер сәбәп ята. Барлык элементлар нормада булганда кеше сау-таза, һәрбер үзгәреш әгъза үтәгән вазифаның зәгыйфләнүенә китерә, җәрәһәтләнүгә һәм хасталарга. Кешенең сәләмәтләнүен ул ике күренеш белән аңлата: табипның осталагы һәм оста белән хастага акыл биреп торучы Барлыкка китерүченең гамәлләре белән. Димәк, хастаның сәләмәтләнүе – могҗиза түгел, ә чирне аңлау, белем һәм тәҗрибә нәтиҗәсе.
 
=== Анатомия ===
Галенның табигатькә карашларын табиб практикасы һәм анатомия-физиология өлкәсендәге тәҗрибәләре формалаштыра. Гален Александриягә килгәч, анда инде дин йогынтысында үлгән кешеләрне яру тыелган булган, Галенга куйлар, этләр, тояклы хайваннар, маймылларны ярырга, вивисекция ясарга туры килә.
 
Гален Кеше анатомиясе һәм скелеты төзелеше белән өстен-өстен генә таныш була. Кешенең эчке әгъзалары төзелеше турында ул бик аз хәбәрдар була. Җәнлекләрне яру вакытында ясалган күзәтүләрне ул автомат рәвештә [[анатомия|кеше анатомиясе]]нә күчерә. Мәсәлән, мускулатура турындагы китабында ул өч йөздән артык [[мускул]]ны тасвирлый. Аларның кайберләре кешедә бөтенләй юк һәм кайбер җәнлекләрдә генә очрый. Шул ук вакытта Гален кеше кулындагы зур бармакны тота торган мускулны белмәгән.
 
Гален [[йөрәк]]нең анатомик төзелешен бик тәфсилләп язган. Галенның философик теориясенең очы - пульс тәгълиматы. Гален пульсны ничек үлчәргә, йөрәк тибешләре арасындагы паузаны ничек өйрәнергә өйрәтә. Еш пульс, тулы пульс яки ритмик пульсның ни икәнен аңлата. Гален артерияләрдә [[кан]] ага ди, аңарчы исә анда һава бар дип исәпләнелгән. Галенның пульс, кан әйләнеше, пневма турындагы күзаллаулары көнбатыш медицинада 14 гасыр буе гамәлдә була һәм бердәнбер дөрес итеп табыла. [[Европа]]да бары [[16 гасыр]]да гына [[кан әйләнеше]]нең кече боҗрасы турында беләләр (канның үпкәдән йөрәккә кайту механизмы).
 
== Чыганаклар ==