««Мәдәни Җомга» газетасы» битенең юрамалары арасында аерма

к
викиләштерү
к (викиләштерү)
'''«Мәдәни Җомга» газетасы''' — [[Казан]]да [[татар теле]]ндә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.
 
«Мәдәни җомга» гәзите [[ТР Министрлар Кабинеты]]ның [[1995 ел]]ның [[4 май|4 маенда]] карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче һәм алыштыргысыз баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты [[Зиннур Мансуров]]. 2005 елдан соң ТР “Татмедиа”“[[Татмедиа]]” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан – “Татмедиа”“[[Татмедиа]]” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. Гәзит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. 2011 ел ахырында тиражы – 3100 данә.
 
«Мәдәни җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.
34 617

правок