Австралия милли гимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 20:
== Гимн тарихы ==
 
Advance Australia Fair җыры беренче тапкыр 1878 елның 30 ноябрендә Сидней шәһәрендә башкарыла. Соңрак, 1901 елның 1 гыйнварында, ун мең кешелек хор нәкъ шушы җыр белән Австралия Берлеге төзелүне тәбрикли. Әмма һимнның авторы Питер Доддс МакКормик үзенә тиешле 100 фунтлык бүләкне беренче башкарылкданбашкарылудан соң утыз ел үткәч кенә ала. Ә җыр ул вакытта инде, рәсми статуска ия булмаса да, төрле чараларда киң кулланыла торган була.
 
Бары 1973 елда гына ил тарихында беренче тапкыр «чын милли» һимнга бәйге игълан ителә. Аның финалына, Advance Australia Fair белән беррәттән, Waltzing Matilda (Матильда вальсы) һәм Song of Australia (Австралия җыры) да чыга. Тагын бер ел үткәч, дәүләт статистика оешмасы 60 мең кеше арасында һимн турында сораштыру үткәрә, һәм Advance Australia Fair яңадан беренче урынга чыга.