Бари Рәхмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: корреспондент → {{comment|мөхбир|корреспондент}} using AWB
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Бари Рәхмәт ''(Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин)''''' – [[татар]] совет [[бала]]лар [[поэзия]]сенең күренекле вәкиле.
 
Бари Рәхмәт [[1897 ел]]ның 29 маенда элекке [[Урал губернасы]]ның Гурьев өязе (хәзерге [[Казакъстан]]ның Гурьев өлкәсе) Җилая Коса дигән поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк [[Габдулла Тукай|Г. Тукай]] әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да (1913—1918) яшүсмер егетнең «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Б. Рәхмәт бу журналның даими авторларыннан береснә әйләнә.
Юл номеры - 30:
[[1921 ел]]да армия сафыннан демобилизацияләнгәч, Б. Рәхмәт туган якларына кайта һәм 1932 елга кадәр шунда яши. 1932 елда гаиләсе белән бөтенләй [[Казан]]га күчеп килеп, төзү трестларының берсендә гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. Озак кына вакыт язмый торганнан соң, 1939 елдан башлап, «[[Чаян]]» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «[[Казан утлары]]») журналларында аның сатирик һәм лирик шигырьләре яңадан күренә башлый.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] башлангач, 1942 елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, [[Украина]]да, [[Молдавия]]дә, [[Болгария]] һәм [[Маҗарстан]] җирләрендә барган сугыш-ларда катнаша, 1945 елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби {{comment|мөхбир|корреспондент}} булып хезмәт итә.
 
Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң олылар өчен язган әсәрләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагы да ачыларак төшә. Аның «Исән булсак, бетмәбез» ([[1943]]), «Без кайтырга чыктык» ([[1945]]), «Сугыш беткәч» ([[1945]]), «Бармагыңа акча түлим» ([[1946]]), «Әби белән бабушка» ([[1949]]), «Тәмәкене ничек ташларга» ([[1955]]) кебек лирик һәм юмористик шигырьләре шул чор татар поэзиясенең матур үрнәкләре булып санала. Шагыйрьнең лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләренең шактый зур өлеше 1957 елда басылып чыккан «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алган.
Юл номеры - 40:
Бари Рәхмәт үзенең шигъри сәләте тәмам ачылып җиткәндә, [[1957]] елның 26 маенда кинәт вафат булды.
 
Ул [[1952]] елдан [[СССР Язучылар союзы]] әгъзасы иде.
 
== Чыганаклар ==
* Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986
 
{{DEFAULTSORT:Рәхмәт, Бари}}
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Балалар язучылары]]
[[Төркем:Казакъстанда туганнар]]
{{DEFAULTSORT:Рәхмәт, Бари}}