Вестготлар: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
[[Файл:Visigoth_migrations.jpg|300px|thumb|right|Вестготларның миграцияләре]]'''Вестготлар''', визиготлар, тервинглар — алман кабиләсе, [[готлар]]ның көнбатыш тармагы. БЭ 3—4 гасырларда [[Днестр елгасы|Днестр елгасының]] көнбатыш ягында яшәгән.
[[370-еллар]]да [[һуннар]] басымы астында [[Дунай]]ны кичеп Мөзиягә күчкәннәр. [[418]] елда Көньяк Галлиядә [[Көнбатыш Рим империясе]] территориясендә мәркәзе [[Тулуза]] шәһәре булган иң беренче «варвар» кыйраллыгын бар иткәннәр. 5 гасырның 2 яртысында вестготлар Испаниянең зур өлешен басып алганнар. 507 елда франклар тарафыннан Көньяк Галлия басып алынгач, бу җир [[Вестготлар кыйраллыгы]]ның төп территориясе булып калган; 6 гасыр уртасыннан аның башкаласы [[Толедо]] шәһәре булган. Вестготлар аерым җирле җир ияләре кулындагы сөрүле җирләнең 2/3 өлешен тартып алганнар. [[Рим]] 711—718 елларда вестготлар дәүләте [[гарәпләр]] тарафыннан юк ителгән.
[[Төркем:Испания тарихы]][[Төркем:Алман кабиләләре]][[Төркем:Халыкларның Бөек күченеше]][[Төркем:Вестготлар]]
|