Вестготлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Visigoth_migrations.jpg|300px|thumb|right|Вестготларның миграцияләре]]'''Вестготлар''', визиготлар, тервинглар — алман кабиләсе, готларның[[готлар]]ның көнбатыш тармагы. БЭ 3—4 гасырларда [[Днестр елгас]]ының көнбатыш ягында яшәгән. [[370-еллар]]да һуннар басымы астында [[Дунай]]ны кичеп Мөзиягә күчкәннәр. 418 елда Көньяк Галлиядә [[Көнбатыш Рим империясе]] территориясендә мәркәзе Тулуза шәһәре булган иң беренче «варвар» кыйраллыгын бар иткәннәр. 5 гасырның 2 яртысында вестготлар Испаниянең зур өлешен басып алганнар. 507 елда франклар тарафыннан Көньяк Галлия басып алынгач, бу җир [[Вестготлар кыйраллыгы]]ның төп территориясе булып калган; 6 гасыр уртасыннан аның башкаласы [[Толедо]] шәһәре булган. Вестготлар аерым җирле җир ияләре кулындагы сөрүле җирләнең 2/3 өлешен тартып алганнар. Рим тәртибаты белән якыннан танышу вестготларга ыруг-кабиләчелек мөнәсәбәтләреннән милекчелек төземенә үтү мөмкинлеген биргән. Вестгот кыйраллыгында хакимлек иткән этник төркем булган вестготлар әкрен-әкрен җирле испан-рим халкы белән кушылып киткән. 711—718 елларда вестготлар дәүләте гарәпләр тарафыннан юк ителгән.
[[Төркем:Испания тарихы]][[Төркем:Алман кабиләләре]][[Төркем:Халыкларның Бөек күченеше]][[Төркем:Вестготлар]]