Tatarica (журнал): юрамалар арасында аерма

халыкара фәнни журнал
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{ Журнал | исем = Tatarica | оригиналь исем = | рәсем = | имза = | төр = фәнни | формат = | нигезләнде = 201…»
(аермасы юк)

13 июл 2015, 17:28 юрамасы

Мәскәүдә нәшер ителүче «Российская татарика» журналы белән бутамаска.

Tatarica
Tөр

фәнни


Гамәлгә куючы

Казан (Идел буе) федераль университеты

Нигезләнде

2013

Тел

татар, рус, инглиз

Төп офис

Казан, Татарстан ур., 2


Веб-сайт: http://tatarica.kpfu.ru/

Tatarica – халыкара фәнни журнал. Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты тарафыннан нәшер ителә.
Баш мөхәррире – Рәдиф Җамалетдинов, филология фәннәре докторы, КФУның филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты директоры.

Tatarica журналының логотибы

Тарих

2013 елдан Казан (Идел буе) федераль университетының багучылар (попечительләр) шурасы карары нигезендә нәшер ителә башлый. Беренче саны Татарстан президенты Р.Н. Миңнеханов кереш сүзе белән ачыла. Елга 2 саны әзерләнә.

Халыкара мөхәрририят шурасы

Бүлекләре

Тел Әдәбият
Тарих һәм җәмгыять Мәдәният, шәхес һәм мәгариф
PERSONALIA Бәяләмә һәм күзәтүләр
Төрки дөнья фәнни хроникасы

Һәрбер бүлекнең үз мөхәрририяте бар.

Басманың теле

Татар һәм рус телендә язылган мәкаләләр, инглиз теленә аннотация белән, оригиналда бирелә. Кайбер язмалар инглиз телендә урнаштырыла[1].

Сылтамалар

Искәрмәләр