Һеродот: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Marat-avgust үзгәртүләре (бәхәс) Kitap юрамасына кадәр кире кайтарылды
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
Б.э.к. 5 б. 50—40нчы елларда Кече Азия, Төньяк-Көнчыгыш Африка, Көньяк-Көнчыгыш Европа буйлап сәяхәт итә. 500—449 елларда грек-фарсы сугышлары турындагы әсәрнең авторы, ул артабан “Тарих” (“История”) дип атала һәм 9 китапка (аларның һәрберсенә муза исеме бирелә) бүленә. Һеродот күп төрле чыганакларга (шәхси күзәтүләре, күреп белүчеләрнең сөйләүләре, риваятьләр һәм легендалар, төрле язма чыганаклар) нигезләнгән хезмәте төрле илләрнең географик урыны, икт. һәм сәяси тормышы үзенчәлекләре, аларна яшәүчеләрнең дине, гореф-гадәте һәм йолалары турындагы мәгълүматләрне үз эченә ала.
 
Патша Дарий I нең скифлар иленә ясаган явына багышланган 4нче китапта (“Мельпомена”) Рифей (Урал) таулары янында яшәүче үзе агриппейлар, аримасплар, дайлар, иирклар, исседоннар, савроматлар, массагетлар һ.б. типдип атаган халыкларның тормышы һәм көнкүреше турында беренче систематик тасвирлама бирә. Һеродот мәгълүматлары иртә тимер гасыр чорындагы Көньяк Урал тарихын өйрәнгәндә киң файдаланыла.
 
Һеродот Афина шәһәрендә вафат була. Башка мәгълүматләр буенча, Фурия ш., Көньяк Италия.