Идел буе калкулыгы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: |Карта → |харита using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
[[Идел]]нең уңъяк ярында, төньякта [[Түбән Новгород]] белән [[Казан]], көньякта [[Волгоград]] белән Казан арасында урнашкан. Төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә Иделгә таба (хәзер [[Чабаксар сусаклагычы|Чабаксар]], [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]], Сарытау, Волгоград сусаклагычларына таба) текә тау битләре белән өзелә; көнбатышта сөзәкләнеп [[Ока-Дон түбәнлеге]]нә төшә; көньякта тарая һәм Ерген калкулыгына күчә. Көнчыгыш өлешнең иң зур биеклекләре [[Хвалынск]] шәһәре тирәсендә (367 м) һәм Жигули тауларында (370 м). Субүләр платолар ике ярустан тора, елга үзәннәренең тыгыз челтәре, сызалар һәм ерымнар белән телгәләнгәннәр. Югарыгы биегрәк плато (300-360 м), төп елга араларының үзәк өлешләрендә су белән юылудан сакланган. Өслекнең өлешчә җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән түбәнге плато (180-240 м) киңрәк таралыш тапкан.
 
Калкулык палеоген чоры ахыры - неоген башында, юра, акбур һәм палеогенның диңгез утырмалары (балчык, комлык, акбур, трепель һәм диатомитлар) тупланган Сембер-Сарытау бөгелешен үз эченә алган тектоник күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Төньяк өлешендә Пермь токымнары (известьташ, доломит, гипс, мергельләр) үсеш алган, төньяк-көнбатыш өлеше дүртенчел чор бозлыгы белән капланган була. Җигүленең [[Алатыр елгасы]] бассейнында һәм Иделнең уңъяк ярында шәһәр тибындагы [[Кама Тамагы]] бистәсе тирәсендә Пермь системасының гипс һәм известьташларында карст күренешләре үсеш алган. Идел буеның [[Сембер]] һәм [[Сарытау]] тирәсендәге юра һәм түбән акбур балчыкларында көчле шуышмалар булгалый.
 
Идел буе калкулыгының төньяк өлеше - көрән урман туфраклы, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфраклы урман-дала зонасына, көньяк өлеше - типик кара туфраклы һәм каштан туфраклы дала зонасына керә. Территориянең күп өлеше сукаланган. Төньякта урыны беләнкиң яфраклы урманнар, палеоген һәм дүртенчел система комнарында - нарат урманнары сакланган.
== Һидрография ==
Иң зур елгалар: Иделнең уң кушылдыклары - [[Сыры]] (864 км), [[Зөя (елга)|Зөя]] (402 км), [[Тирескә (елга)|Тирескә]] (276 км) һәм Донның сул кушылдыклары - Медведица (692 км), Иловля (341 км).
== Файдалы казылмалар ==
Нефть, битум, янучан сланец ([[Самар өлкәсе]]) һәм табигый газ ([[Сарытау өлкәсе]]), шулай ук известьташ, гипс, акбур, балчык һ.б. төзелеш материаллары чыганаклары бар. Калкулыкның төньяк-көнчыгыш өлешендәге 12,6 мең м3 мәйдан [[Татарстан Республикасы]] составына керә һәм аның аерым физик-географик төбәген - Идел алдын тәшкил итә.