Равил Сәлихмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Шанхай → Шаңхай (6) using AWB
Юл номеры - 8:
| һөнәр = инженер, җәмәгать эшлеклесе
| туу датасы = 1928
| туу җире = [[ШанхайШаңхай]], [[Кытай]]
| гражданлык =
| милләт = татар
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Равил Кǝшшаф улы Сǝлиxмǝт''' ([[1928 ел]], [[ШанхайШаңхай]], [[Кытай]] — [[2013 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябре]], [[Төркия]]) — [[татар]] мөһаҗире, чит илләрдә актив эшләнлек алып барган җәмәгать эшлеклесе.
 
== Тормыш юлы ==
Ул [[1928 ел]]да [[Кытай]]ның иң зур шǝһǝрлǝреннǝн берсе - [[ШанхайШаңхай]]да дөньяга килә. Әтисе Кǝшшаф Әxмǝди Сǝлихмǝт ШанхайдагыШаңхайдагы «Идел-Урал төрек-татар мәдǝнияте җǝмгияте» рǝисе иде. Әнисе - Мǝдинǝ Сǝлиǝxмǝт, балаларны укыта һǝм «Кавказ, Идел-Урал һǝм Украина уртак эшчǝнлек комитет»ы рǝисе урынбасары иде.
 
[[Икенче дөнья сугышы]]ның азагында Сǝлиxмǝт гаиләсе [[Төркия]]гǝ күчǝ. Чөнки [[1938 ел]]дан бирле кытайлар японнар белән сугыша, ил эчендǝ кызыллар белǝн миллǝтчелǝр арасындагы ватандашлар сугышы бара, аннары [[АКШ]]ның да сугышка керүе белǝн тормыш шартлары тагын да куркынычрак була башлый.
 
Сǝлиxмǝтлǝргǝ Төркиягǝ сыенырга [[Әнкара]] xөкүмǝте рөxсǝт бирǝ. Алар Ерак Көнчыгыштан Төркиядә сыену алган татарларның беренче гаилǝлǝреннǝн булалар. [[Гаяз Исхакый]] исǝ Төркиягә [[1939 ел]]да, [[Алмания]]дǝн килеп урнаша.
 
Равилгǝ 20 яшь тулгач, [[1948 ел]]да аны xǝрби xезмǝткǝ алалар. Ул Әнкарада 36-нчы чакырылыш саперлар мǝктǝбен алты айда тǝмамлап, резервтагы лейтенант буларак өстǝмǝ ел ярым xезмǝт итә. Шунан соң [[1951 ел]]да американ ширкǝтлǝре тарафыннан Төркиянең көньягындагы Аданадан ерак түгел Инҗирлек һава аланын төзүдǝ эшли башлый. Саперлар мǝктǝбендǝ алган белеме һǝм ШанхайдаШаңхайда өйрǝнгǝн инглизчǝсе аңа американ төзүчеләре белǝн эшлǝү мөмкинлеген тудыра.
 
Инглизчǝ белү ул чорларда Төркиядǝ бик тансык нәрсә иде. Инглизчǝ белгǝннǝр эшне тиз таба иде. Япониядǝн Төркиягǝ күчкǝн татар яшьлǝре аз-маз белгǝн инглизчǝлǝре белǝн дә чит ширкǝтлǝрдǝ еш эшләде. Равил яңа эш урынында американ ширкǝтендǝ сәркатиб булып эшлǝгǝн Элва исемле кыз белән таныша, [[1955 ел]]да алар өйлǝнешǝлǝр. [[1955]]-[[1956]] еллар арасында Равил Адана янындагы Сǝyхан буасын төзү эшендǝ эшли. Ул чорда Төркиянең Дǝүлǝт Су эшлǝре мөдирлеге башлыгы булып соңрак премьер-министр һǝм президент булачак Сөлǝйман Демирел тора. Бу буаны төзү эшен американ ширкǝте Моррисон белǝн Төркиянең «Гаранти Банкасы» алып бара.
Юл номеры - 43:
[[1966 ел]]да Равил кире АКШка кайта. Биредә ул инженер эшен [[Көнбатыш Вирджиния]], [[Мичиган]], [[Калифорния]], [[Аляска]] штатларында башкара, кичке укуларга йөреп белемен күтәрә. Аның тәҗрибәсен һәм телләр белүен күреп, мөселман татар булуын да исәпкә алып, җитәкчеләре аны тагын да читкә, [[Алжир]], [[Согуд Гарәбстаны]] һәм [[Бруней]]га җибәрә.
 
Гомеренең соңгы елларында, бигрәк тә каты авыру кичергән, ятакка беркетелгән хатыны Элва вафатыннан соң, Равил Сәлихмәт татар мәсьǝлесе белǝн тагын да ныграк кызыксына башлады, ата-анасының ШанхайдагыШаңхайдагы эшчǝнлеген өйрәнергә тырышты, интернет җәелә башлаган чорда [[Искǝндǝр Аги]]нең (АКШ) вебта [[1996 ел]]да төзелгǝн «Татарлар/Татарстан турында фактлар (Tatar/Tatarstan FAQ with answers)» исемле сǝxифǝсен тутыруга өлеш кертте.
 
I Татар конгрессында (Казан, 1992) [[АКШ татарлары]] делегаты.
 
Соңгы елларны [[Флорида]] штатында тора. [[2013 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябре]]ндә [[Төркия]]гә ял итәргә килгәч, вафат була<ref>[http://www.azatliq.org/content/news/25106088.html Читтәге татарларның күренекле вәкиле Равил Сәлихмәт вафат]</ref>.
 
{{Цитата|автор=[[Надир Дәүләт]]|Равил Сǝлиxмǝт берьяктан - гади бер татар баласы. Икенче яктан - иске татар мөһаҗирияте дип аталган, заманында зур бер көч булган, әллә нинди илләрдә мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәҗмугалар тоткан татар мәхәлләсенең соңгы алыпларыннан берсе. Ул буын инде юк дияргә була. Хәзерге татар эмигрантлары андый түгел. Аларны татар дип тә атыйсы кыен. Урыстелле татар эмигрантлары дияргә була}}.
Юл номеры - 57:
* [http://www.azatliq.org/content/article/25111574.html Равил Сǝлихмǝт вафаты һәм татар мөһаҗирияте]
 
{{DEFAULTSORT:Сǝлиxмǝт, Равил}}
[[Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар]]
[[Төркем:Кытайда туганнар]]
[[Төркем:инженерларИнженерлар]]
 
{{DEFAULTSORT:Сǝлиxмǝт, Равил}}