Фаил Шәфигуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
Derslek (бәхәс | кертем)
- {{rq|image|wikify}}
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Фаил Шәфигуллин
| рәсем =
Shafigullin.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
Строка 27 ⟶ 28 :
Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин [[1939 ел]]ның [[18 май|18 маенда]] Татарстан АССРның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы [[Карашәм]] авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, [[Коми АССР]]да — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморский краеның Находка шәһәрендә — кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр [[Яшел Үзән]] шәһәрендә производствода слесарь-җыючы, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә КПСС сафларына алына (1968), аннары кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып укып, 1973 елда [[В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты]]ның журналистика факультетын тәмамлый.
 
1970 елдан башлап Фаил Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта [[«Казан утлары» журналы]] редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) ул республика юмор-сатира журналы [[«Чаян»]] редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.
 
Фаил Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшәләр. Шулай да Фаил Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, 1960 елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аный юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Әдипнең шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленей нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьлары җитмешенче еллардагы татар балалар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша совет кешесенең хезмәттәге фидакярлеге, этик-мораль өстенлеге һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.
Строка 39 ⟶ 40 :
== Сылтамалар ==
* [http://matbugat.ru/news/?id=9628 Фаил Шәфигуллинның тууына 75 ел]
* [http://matbugat.ru/news/?id=11893 Фаил Шәфигуллинның үлеме бик жәл булды (Ф.Яруллин көндәлекләреннән)]
{{rq|image|wikify}}
 
{{DEFAULTSORT:Шәфигуллин, Фаил}}